Сочидан — җиңү белән

КФУ Леонид Усцов исемендәге Халык Хор капелласы коллективы бу көннәрдә Сочи шәһәрендә үтә торган IX Халыкара Хор уеннарында университетыбызны тәкъдим итте һәм зур җиңүләргә иреште.  

Быел Сочи кабул итә торган халыкара хор конкурсы иң зур конкурсларның берсе булып тора һәм ул 2 елга бер тапкыр үткәрелә. Әлеге чара бөтен дөньядан хәвәскәр хорларны берләштерә. Анда катнашучылар 11 көн дәвамында конкурс программасында, зур концерт, җыр программаларында үзләрен сынап карыйлар.

Быел уеннарда 35 илдән җыелган хор катнаша. Алар арасында Германия, Нидерланд, Кытай, Мисыр, Иордания, Иран, Израиль, Швеция, ЮАР, Әфганстан, Әрмәнстан, Латвия, Казахстан һәм башка дәүләттән килүчеләр бар. Барлык катнашучы ил вәкилләре Сочи урамында үткән Милләтләр Парадында катнаштылар. Ул чараның халыкара масштабта үтүен, коллективлар, университетлар, шәһәрләр һәм дәүләтләр арасында тыгыз элемтәләр урнаштыруга һәм мәдәни диалогны үстерүгә юнәлдерелгән иде.

«2014 елда Ригада узган хор уеннарында Казан университетының хор капелласы «Катнаш хорлар» номинациясендә алтын диплом алган иде. Быел капелла ике номинациядә — «Университетлар хоры» һәм «А capella форматында рухи музыка» номинацияләрендә катнаша һәм шулай ук Кельн (Германия) университеты джаз хоры белән берлектә дуслык концертларын оештыра,« — диде капелланың иҗади җитәкчесе Эра Данилова.  

«А capella форматында рухи музыка» номинациясендә Казан университеты хоры көмеш дипломга, ә югары уку йортлары һәм башка белем бирү учреждениеләре арасында беренче булды! Котлыйбыз!