СОФ-2018 форумына теркәлү башланды

Студентларның бишенче белем бирү форумына теркәлү ачылды. Ул быел 3 сменада августның 15еннән 30ына кадәр Татарстанның Югары Ослан районы Гаврилково авылы тирәсендә үтәчәк. 

Быелгы 3000 катнашучы Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның урта һәм югары белем бирү йортлары абитуриентлары һәм студентлары булачак. Форумны Татарстан Республикасы Студентлар лигасы ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрә.

Студентларның белем бирү-мәгариф форумы — аралашу һәм идеяләр белән алмашу өчен ачык мәйдан. Анда һәркем үз эшенең осталарыннан үзенә кызыклы юнәлештә белем туплый, төрле спорт, мәдәни чараларда катнаша ала. Форум программасында бигрәк тә үзүсешкә һәм эффективлыкка басым ясалачак.

Форумның тренерлары буларак Россиянең яшьләр сәясәте өлкәсендә яхшы белгечләр, РФ Дәүләт аппараты вәкилләре һәм шулай ук мәдәният, спорт вәкилләре булачак.

Быелгы форум 3 сменада үтәчәк. Аның беренчесе — августның 15енәән 19ына кадәр булачак һәм анда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашачак. Волонтерлар өчен форум августның 21еннән 25енә кадәр булачак. Ә вуз студентлары анда 26-30 август көннәрендә була алачаклар.