Стамбулда белем ал!

11-21нче июль көннәрендә Стамбулда юриспруденция белгечлегендә белем алучы аспирантлар өчен Халыкара җәйге мәктәп оештырыла.
Гаризалар 29нчы апрельгә кадәр кабул ителә.

Җәйге мәктәптә катнашучылар «Вынужденные миграции» өлкәсендә өстәмә белем алачак. Студентларны 10 көн дәвамында кызыклы лекция, фикер алышу, дәүләт оешмалары вәкилләре белән очрашулар + Стамбул буенча экскурсия көтә.

Җәйге мәктәп PhD һәм аспирантлар, сәяси аналитиклар, яшь экспертлар өчен каралган.
Уку өчен түләү бәясе — 1250 евро. Өлгерләр һәм сәләтлеләр өчен берничә стипендия дә бар. Гариза бирергә ашык.