Стипендия арта. Ничә сумга?

1 нче сентябрьдән россия студентларының стипендиясе 5,9 % ка артты. Бу турыда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. 

Яңа уку елыннан КФУ студентлары да индексацияләнгән стипендия ала башлаячаклар. Шунысы сөенечле, КФУ стипендияләрне 6,9% ка индексацияләү мөмкинлеген тапты. Стипендияләрне арттыру Казан университетының 7,5 мең студентына кагыла.

1 нче сентябрьдән 6,9% ка индексацияләү нәтиҗәсендә, Казан федераль университетында дәүләт академик стипендиясе 1590 сумнан 1700 сум булды. КФУда бишле билгеләренә генә укучылар өчен арттырылган стипендиянең күләме — 2550 сум булачак (элек 2385 сум иде). Дәүләт социаль стипендиясе шулай ук 2550 сумга җитте. «Яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә укучы мохтаҗ 1 нче һәм 2 нче курс студентларының стипендиясе хәзер 10330 сум (элек 9500 иде).

Моннан тыш, КФУ студентлары укуда, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә, спортта, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан өчен (7 меңнән алып, 15 меңгә кадәр), өстенлекле юнәлешләр буенча махсус РФ Хөкүмәте (5 мең), Вознесенский (1500 сум), Солженицын (1500 сум), Собчак (5 мең), Гайдар (1500 сум) исемендәге персональ стипендияләр алалар.

Шунысын билгеләп үтик, КФУда барлык төр стипендияләрне 11 мең кеше ала.