Студентка җәйне файдалы итеп ничек үткәрергә?

Студентларның җәйге каникуллары кыска булса да, аны файдалы итеп үткәрергә була. Авыр ссессиядән соң алар үз вакытларын дөрес якка юнәлтә белергә тиеш.

Студентның җәе ничек оештырылган?

Вакытны дөрес бүлү өчен, җәйнең эчтәлеге нәрсә белән тулыландырылачагын аңларга кирәк. Вакыйгалар үсешенең берничә варианты бар:

Әгәр дә син 1-3 курс студенты булсаң, синең тормышың кардиналь үзгәрми, димәк, буш вакытың чыгарылыш курс студентына караганда күбрәк булачак. Июнь аенда сиңа семестрны ябарга һәм соңгы сессияне тапшырырга, июль аенда практика үтәргә, ә август аенда инде ял итәргә дә була.

Укудан буш вакытны нәрсә белән тулыландырырга була?

1. Волонтерлык

Волонтерлык-ул ирекле нигездә ярдәм итүгә һәм үзара ярдәм итүгә юнәлдерелгән түләүсез эшчәнлек. Волонтер булу өчен һәрвакытта да ниндидер махсус күнекмәләргә ия булу мөһим түгел, хәтта ярдәм итү тәҗрибәң булмаса да, теләгең булуы җитә. Бүгенге көндә, ул яшьләр арасында бик киң таралган тәҗрибә. Ул тел өйрәнергә, бушлай сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә.

2. Стажировка 

Әгәр дә син эшләргә теләгән өлкә белән билгеле икән, компаниягә эш тәҗрибәсе кирәк булса, стажировкага барырга була. Берничә ай эчендә акча эшләмәсәң дә, стажировка сиңа потенциаль хезмәткәр статусында конкрет урында ныгырга мөмкинлек бирәчәк, эш бирүче кирәкле күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк, ә резюмеда кирәкле эш тәҗрибәсе турында юл пәйда булачак.

3. Җәйге мәктәпләр

Әгәр дә буш вакытыңны үзлегеннән белем алуга сарыф итәсе килә икән, моны фикердәшләр даирәсендә эшләү яхшырак. Россиядә, бөтен дөньядагы кебек үк, төрле һөнәр ияләре җыела торган, белем бирү чаралары оештырыла, лекцияләр үткәрелә һәм аралаша торган күп санлы җәйге мәктәпләр бар.

4. Планлаштыру һәм максатчанлык

Университетта уку ритмы белән үз тормышың турында уйларга вакыт калмый. Җәй-нәтиҗәләр ясау, үзеңне эзләү һәм аңлау өчен яхшы сәбәп булып тора. Нәкъ менә буш вакытта киләчәк тормыш планын язу, иң мөһим максатлар кую һәм аларга ирешү юлларын уйлап табу мөмкинлеге бар.

Диана САДРТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.