Суыта…

Җомгадан шимбәгә күчкәндә Казанда суытачак. Бу хакта Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып, профессор Юрий Перведенцев хәбәр итте. 

Бүген, 14 декабрь көнне төнлә 12 градус салкын булуы көтелә. Явым-төшемнәрсез. Шимбә көнне аяз һава торышы, явым-төшемнәрсез. Көндезге сәгатьләрдә 10, ә төнлә 14 градус салкын булуы фаразлана. Татарстанның кайбер районнарында тагын да салкын булуы мөмкин.

Суыту антициклон нәтиҗәсе. Аның үзәге Россиянең төньяк-көнбатыш үзәгендә урнашкан. Татарстан башкаласы циклон йогынтысында 22 декабрьгә кадәр булачак. Кыш үз биләмәләренә керде.

Атмосфера басымы киләсе 10 көндә нормадан югарырак булачак. Бу да салкынайтуның бер сәбәбе. Мәсәлән, 17 декабрьдә термометр күрсәткечләре көндез 5, ә төнлә 9 градус салкынны күрсәтәчәк. Бераз кар явачак.