Төрле илләргә юл ашханә аша ята

Бүген КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда «Грамотное поколение. География» дигән өр-яңа проектны тәкъдим иттеләр. 

Лицейда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Романенко әйтүенчә, ашханәдә кайнар чәйне географик грамоталылыкны тәрбияли торган чокырларда бирәләр.

Анда илнең исеме, башкаласы, язылган, әләме һәм акча берәмлеге сурәтләнгән. Барлыгы махсус заказ буенча шундый 193 — БМО илләре-әгъзалары саны буенча оригиналь чокыр эшләтелгән. Аларның һәрберсе аерым илгә багышланган. Ашханәгә барлыгы 600 чокыр кайтарылган. Аларның кайберләре кабатлана. Барлык эшләр дә бюджеттан тыш акчага башкарылган.

Проектны укучылар белән лицейның география укытучысы Алия Гәрәева эшли. Укучылар аңа мәгълүмат табарга һәм аны системага салырга булыша. «Грамотное поколение» проекты башка фәннәр буенча да дәвам итәргә мөмкин диләр. Аның ярдәмендә лицеистлар үзләренә яңалык ача, материалны яхшырак үзләштерә алачаклар икән. Әлеге тәҗрибә башка мәктәпләргә дә таралырга мөмкин диләр лицейда.