Бүген татар журналистикасы кафедрасында тарихи вакыйга – журналист, язучы Гөлсинә Галимуллина исемендәге премияне тапшыру тантанасы узды. Ул быел беренче тапкыр үткәрелде. Премияне гамәлгә куючы һәм аның иганәчесе – Гөлсинә ханым үзе.
Бәйгедә беренче курс студентлары катнаша ала. Җиңү өчен яхшы уку һәм җәйге практиканы уңышлы узу шарт. Гөлсинә Галимуллина сүзләренчә, премиянең төп максаты – журналист профессиясенең дәрәҗәсен күтәрү.
Премиянең беренче җиңүчеләре булып Айсылу Нигъмәтҗанова һәм Назлыгөл Мәсәлимова танылдылар. Бу бәйге кафедраның матур бер традициясенә әверелер дип ышанып калабыз.
Илгиз Шәкүров