“Татар кызы” конкурсы җиңүчесе автомобильле булачак

Бөтендөнья татар конгрессында Халыкара “Татар кызы – 2018” конкурсының матбугат очрашуы узды.

Утырышка чакырылган кунаклар арасында – Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Президенты – Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары һәм шулай ук Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры – Тәбрис Яруллин, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының солисты – Артур Исламов һәм Халыкара «Татар кызы-2017» бәйгесенең җиңүчесе – Гөлназ Гатина да бар иде.

— Бәйгедә җиңүемне белгәч, мине бик зурладылар, – диде Гөлназ Гатина. – Казанга кайткач та, аннан соң да миңа карата игътибар күп булды: газета-журналларда, радио-телевидениедә еш күренә башладым. Тагын бер сөенечле хәбәрем бар. Узган ел “Татар кызы” сәхнәсендә басып торганда, Чиләбедә татарча лагерь булдырасым килә дигән идем. Алар минем шушы хыялымны чынга ашырдылар, барысы өчен дә рәхмәт.

Журналистларның “Бәйгегә йомгак ясалгач, егетләр тарафыннан игътибар арттымы?” дигән төртмәле сорауларына каршы да Гөлназ хәйләкәр генә елмаеп: “Әлбәттә, артты. Алар хәзер дә бар. Бәйге якынлаша башлагач алар кабаттан яңа дулкын булып барлыкка килде,” – дип җавап кайтарды.

Тәбрис Яруллин исә үз чыгышын саннар белән бәйләргә уйлады:

-“Татар кызы – 2018” бәйгесе 8 илдә, 30га якын Россия төбәгендә уздырылды. Ничәмә-ничә яшь, талантлы чибәрләр үзара көч сынашты. Башка елларда финалистлар саны 12 генә булса, быел алар 14. Ундүрт иң гүзәл, иң уңган һәм иң сәләтле кыз. Алар башкалардан татар мәдәниятен, татар традицияләрен, татар телен камил белүләре белән аерылып торалар. “Татар кызы – 2018” бәйгесе – ул шәхес бәйрәме. Монда шәхес сайлыйлар. Үз милләтен, тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белүче, илгә файдалы яшь буын тәрбиялиләр.

Финалга кадәр санаулы гына көннәр калып барса да, кызлар башкалабызның күренекле урыннары белән таныша, театр, мәчетләргә йөри. Бүген исә һәр 14 катнашучы да “Татнефть Арена” боз сараенда узучы хоккей уенын карау, алай гына да түгел, хоккейчылар белән күзгә-күз очрашып, алар белән якыннан танышу бәхетенә дә ирешәчәкләр.

Лена Колесникова да проектның бик зур әһәмияткә ия булуы турында әйтеп узды:

-Биредә кызларның тышкы түгел, ә эчке матурлыклары бәяләнә. Без үз алдыбызга аларның талантларын сынап караү максатын гына куеп калмыйбыз, катнашучыларның һәрберсе белән аерым эшлибез. Бәйге дәвамында кызларыбыз белән хореография, җыр, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар гына шөгыльләнде.

Оештыручыларның, укытучыларның, кызларның тырышлыклары бушка китмәдеме икән? “Татар кызы – 2018” дигән горур исемгә һәм алтын таҗга кем лаеклы булыр? Барысы да 16 нчы ноябрь көнне Казан шәһәренең М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә билгеле булачак. Ә бәйгенең төп бүләге булган автомобиль үз җиңүчесен көтә.

Инзилә Хөсәинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.