«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Катнашу өчен гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Казан федераль университеты студентлары һәм хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республика конкурсында катнаша ала. Конкурска Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеш проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә.

Конкурсның максаты һәм бурычлары — Татарстан Республикасының инновацион потенциалын арттыру; галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, уйлап табучыларның, аспирантларның, студентларның һәм мәктәп укучыларының инновацион фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру; яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатка җәлеп итү; Татарстан Республикасы икътисадына инновацион технологияләр кертү, республика предприятиеләре продукциясенең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру максатларында фәнгә күбрәк мөрәҗәгать итү.

19 яшькә кадәр (шул яшьне дә кертеп) студентлар «Перспектива» номинациясендә катнаша ала. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Номинация фән, технология һәм техниканы үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча үткәрелә: табигатьтән нәтиҗәле файдалану, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, туфракның уңдырышлылыгын торгызу, игенчелекнең адаптив-ландшафт системалары; углеводород чималы ресурсларын комплекслы үзләштерү; фәнни машина төзелеше; полимер, композицион һәм энергия куәте көчле материаллар; наноиндустрия; мәгълүмат-коммуникация системалары, приборлар һәм мәгълүматны саклау; энергия, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия ресурсларын саклаучы технологияләр; архитектура һәм төзелеш; фундаменталь һәм гамәли медицина, биотехнологияләр; Татарстан халкының тарихы һәм мәдәнияте.

Әлеге номинациядә 10 җиңүче билгеләнергә мөмкин. Алар 25 мең сум алачак.

КФУ профессорлары һәм укытучылары «Мәгарифтә инновацияләр» номинациясендә катнаша ала. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла. Әлеге номинациягә проектлар бары тик Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эшләнмәләр кертү яисә аларны гамәлгә кертү турындагы ниятне раслый торган документлар белән генә кабул ителә. Бу номинациядә 10 җиңүче булырга мөмкин. Алар 50 мең сум алачак. Номинацияләрнең тулы исемлеге белән конкурс сайтында танышырга мөмкин.

Катнашу өчен гаризалар 15 октябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 йорт, 109 каб., шулай ук электрон рәвештә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының рәсми сайтында.

Гаризалар экспертизасы 17 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк. Конкурс нәтиҗәләрен эксперт советы раслаячак һәм җиңүчеләрне бүләкләү декабрь аенда узачак.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: ТР Президенты матбугат хезмәте