Татарстанда яңадан аномаль эсселек көтелә

Һава температурасы нормадан дүрт градуска югары булачак.

Татарстанда июль аендагы сыман кызу һава торышы көтелә. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.

«Россиянең бөтен Европа территориясен киң антициклон биләгән. Без аның көньяк өлешендә торабыз. Июль — иң кызу ай. Бу көннәрдә тәүлекнең уртача температурасы  22 градустан югары. Бу декада аномаль кызу көтелә: температура климат нормасыннан дүрт градуска югары булачак», — диде Юрий Переведенцев.

Көндезге максималь температура нульдән 30-32 градус чамасы, төнлә — 18-20 градус тирәсе булачак. Атна дәвамында кызу һава торышы көтелә. Төньяк агымнары өстенлек итә, шуңа бәйле рәвештә июньдә күзәтелгәнчә, һава температурасы 35 градуска кадәр күтәрелмәячәк дип раслый эксперт.

«Чагыштыру өчен: майда һава температурасы нормадан өч градуска югары булган, июньдә — нормадан биш градуска югары. Шуңа күрә июль салкын булыр дип көтәргә ярамый. Эссе дулкыннар салкын һава дулкыннары белән алышынырга мөмкин, — дип ассызыклады КФУ профессоры.

Явым-төшемгә килгәндә, июль башында 31 мм явым-төшем булды, июль аена климат нормасы буенча 60 мм булырга тиеш. Июнь коры булып чыкты: нибары 26 мм явым-төшем яуды.

«Киләсе атна башында, бәлки, явым-төшемнәр булыр. Урыны белән яңгырлар, яшеннәр булырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: җәйге явым-төшемнәрнең урынлы характеры бар: әгәр бер урында — яңгыр булса, икенче урында ул булмаска да мөмкин», — дип сөйләде Ю.Переведенцев.

КФУ профессоры әйтүенчә, һава температурасы югары булу сәбәпле, туфрак бик җылынган. Бик зур парга әйләнү бара. Янгын куркынычы һәм корылык күзәтелә. Бу шартлар үсемлекләр өчен бик үк уңайлы түгел, дип раслый Ю.Переведенцев. Июньнең эссе көннәрендә туфракның температурасы 62 градустан югарырак иде, 6 июльдә 49 градусны тәшкил итте. Бүген бу күрсәткечләр һаваның югары температурасына бәйле рәвештә тагын да зуррак булачак.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Максим Зарецкий