Тинчуринлылар хәйрия спектакле күрсәтте

Кичә, 29 май, изге Рамазан аеның өченче көнендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында булып кайтты. Хәзерге көндә биредә 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге 200ләп бала тәрбияләнә. Аларга яхшы тормыш шартлары булдырылган. Заманча аппаратура белән җиһазландырылган медицина кабинетлары, уку бүлмәләре бар.

Тинчуринлылар интернатта тәрбияләнүчеләргә Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Али баба һәм өч карак» хәйрия спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Әлеге әкият театрыбыз сәхнәсендә иң озак уйналган спектакльләребезнең берсе. Серле шәрыкъ әкиятләренә нигезләнеп куелган бу могҗизалы балалар спектакле җыр-биюләр, уен-көлке, маҗаралар белән сугарылган. Шуңа да малайлар һәм кызлар аны бик яратып карады.

Хәйрия спектакле, якынлашып килгән Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, тинчуринлылардан сабыйларга менә дигән бүләк булды.