«Тоталь диктант» нәтиҗәләре

13 апрельдә 81 илдә «Тоталь диктант» акциясе үтте. Оештыручылар әйтүенчә, анда 236 мең 284 кеше катнашкан. Бу узган ел белән чагыштырганда 9 меңгә күбрәк. Ел саен үтә торган мәгариф акциясененә йомгакны Казан федераль университетында да ясадылар. 

Быел «Тоталь диктант» 16 нчы тапкыр үтте.

Л.Толстой исемендәге Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе доценты Зөлфия Юсупова әйтүенчә, Казан университетының Филология һәм мәдәниятара баглынышлар институты базасында диктантны 314 кеше язган. Иң олы яшьтәге катнашучыга — 81, иң яшенә — 14 яшь булган. Диктантны «бишле» билгесенә — 75, ә «дүртле»гә 140 кеше язган.

З.Юсупова әйтүенчә, Павел Басинскийның «Ловец душ» тексты орфография ягыннан түгел, ә пунктуация ягыннан кыен булган.