ТР Иҗтимагый палатасы җитәкчесе: «Яшьләрнең үз башлары белән уйлауларын телим»

Зилә Вәлиева социаль челтәрләрдәге провокацияләргә бирелмәскә чакырды.

Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева яшьләрне законсыз йөрешләрдә катнашмаска чакырды. Ул ата-аналарның якындагы ялларда балаларын рөхсәт ителмәгән протест акцияләренә чыгарга чакыруга шикаятьләре белән борчыла.

Бу хакта ул кичә Казан федераль университеты каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы һәм ТР Югары уку йортлары арасында гуманитар һәм социаль-икътисадый фәннәр буенча координация советы утырышында сөйләде.

«Мин чынлыкта әти-әнинең борчылуын аңлыйм. Яшьләр, барыннан да элек, үз башлары белән уйласыннар иде. Провокаторлар аз түгел. Алар тәгаен зыян күрмәячәк. Ә менә законсыз митингларда катнашучылар зыян күрәчәк. Бу вакыйганың оятсызлыгы шунда ки, оештыручылар качачак. Ә менә яшьләрне җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, җәмәгать тәртибе сакланачак. Беркем дә рөхсәт ителмәгән митингларга битараф рәвештә карамаячак «, — диде Зилә Вәлиева.

Ул яшьләргә, үз киләчәге турында уйлап, эш кылырга киңәш итте.

«Бер мизгелдә үзегезнең матур тормышыгызны боза аласыз. Безнең яшьләрнең республика абруен күтәрү, лаеклы проектлар оештыру буенча максатлары һәм бурычлары бар. Шуннан чыгып, кайда катнашу турында уйлансыннар иде», — дип саный җитәкче.

З.Вәлиева Татарстанда яшәүчеләрнең үз фикерләрен законлы юл белән белдерү өчен мөмкинлекләре күп булуын әйтте.

«Безгә Иҗтимагый палата мәйданчыгына килегез. Хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр бар — әйдәгез аларны бергә карыйк. Кагыйдә буларак, мондый митингларда бер-береңә пычрак атыла. Мондый вакытта проблемаларны хәл итүнең уңай нәтиҗәләре булмый», — диде ТР Иҗтимагый палатасы җитәкчесе.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы