«Университет» мәктәбендә IT-класс тәкъдим ителде

Казан федераль университеты Алабуга институтында «Университет» мәктәбендә IT-класс булдыру турында сөйләделәр. Презентацияне институт директоры Елена Мерзон үткәрде.

Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның конкурс нигезендә IT-класс укучылары булу, университет остазлары җитәкчелегендә әзерлек узу мөмкинлеге туды.

«Без IT өлкәсен үстерү процессларыннан читтә кала алмадык. Балаларыбызның киләчәге өчен җаваплылыкны аңлап, аларга югары технологияле үзгәрүчән дөньяда тормышка әзерләнергә ярдәм итү кирәклеген аңлап, шундый нәтиҗәгә килдек», — дип билгеләп үтте Е.Мерзон.

Алабуга институты укытучылары белән бергә ИТИС, ИВМиИТ, шулай ук Казан университетының IT-лицее белгечләре дә IT-классның белем бирү программасын тормышка ашыруга җәлеп ителде.

Әзерләнгән концепция буенча, нигездә төп махсус курс программалаштыру булачак, ә вариатив яктан – программа продуктларын проектлау, веб-программалаштыру, мобиль кушымталар эшләү булачак.

Укучыларны математика, информатика, инглиз телен тирәнтен өйрәнү, БДИга һәм олимпиадаларга ныклап әзерләнү көтә. IT-классның һәр укучысына шәхси ноутбук биреләчәк. Гаджет бик яхшы уку һәм иҗат өчен көчле стимул булыр дип көтелә.

IT-класска сайлап алу конкурсы өч этаптан торачак. Беренчесендә катнашучылар анкета тутырачаклар, теләк буенча эссе яки видеозаявка формасында мотивацион хат тапшырачаклар. Икенчесендә мәктәп укучысы һәм аның ата-аналары белән әңгәмә узачак. Өченче этап — «Буревестник» IT-сменасында ял итү. Соңыннан конкурсантлар үз аттестатларын тапшырачаклар. Барлык сынауларның нәтиҗәләрен исәпкә алып, сайлап алу конкурсы үткәреләчәк.

Керү өчен тугызынчы сыйныфны уңышлы тәмамлаган Алабуга һәм якын-тирә районнар укучылары чакырыла. Математика, информатика һәм чит тел буенча югары билгеләр һәм мәктәпне  уңышлы тәмамлау – кандидат өчен өстенлек булачак.

Ике елга бер тапкыр сыйныфка 15-25 бала җыю планлаштырыла.

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/v-shkole-universitetskaya-prezentovali-it-klass

Лилия ТУКТАРОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.