Ураза тотучыга берничә киңәш

Мөселманнарның изге Рамазан ае башланды. Ул 24 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ураза гаете — 25 нче июньдә булачак. Әлеге изге айда Ураза тотучылар өчен бездән берничә киңәш.

Күп шикәр, төрле кушылмалар һәм буягычлар кушылган соклардан баш тартыгыз, аларны атнасына 2 тапкырдан да артык кулланмагыз.

2. Суны аз-азлап эчегез, ифтар вакытында корсакны су белән тутырып кую кирәкмәс.

3. Ашказаны эшчәнлеген яхшырту өчен физик күнегүләрне ифтардан соң 2 сәгать үткәннән соң гына ясарга ярый.

5. Азыкны тиз-тиз чәйнәргә һәм йотарга тырышырга кирәкми.

6. Ифтар һәм баллы ризык ашар алдыннан 2 сәгатьлек тәнәфес ясап алырга кирәк. Чөнки баллы ризык йокыны китерә.

7. Составында күп натрий булган продуктларны ашарга тырышмагыз, ул эчәсене китерә. Аның урынына калийлы продуктларны кулланырга тырышыгыз. Ә мондый ашамлыкларга түбәндәгеләр керә.

Организм өчен сәхәр вакытында иң яхшы калий чыганаклары:

— банан
— сөт
— финиклар
— авокадо
— киптерелгән персик
— фисташки
— кабак
— борчак
— кара шоколад

Сәхәргә ашарга киңәш итмибез:
— Бирьяни (дөгегә төрле тәмләткечләр, ит, йомырка, яшелчә кушылган азык)
— кебаб (донер)
— пицца
— теләсә нинди фаст-фуд
— сыр
— сөтле чәй

Сәхәр өчен иң яхшысы:

— бәрәңге
— дөге
— финиклар
— банан
— берничә кашык йогырт

Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!