Яңа ел — яңа үзгәрешләр

2016нчы ел КФУ өчен үзгәрешләрдән башланды. Уку йортыбызның өч өлкәсенә яңа җитәкчеләр билгеләнде.

11 нче гыйнвар көнне Хисаплау математикасы һәм информацион технологияләр интситуты директоры итеп Сергей Мосин куелды.

Үзгәрешләр Белем бирү департаментына да кагылды. 11 нче гыйнвардан башлап Белем бирү департаменты директоры вазифаларын Сергей Рыжкин башкарачак.

Туктаусыз белем бирү институтына да яңа директор билгеләнде. Хәзер Лилия Нургатина әлеге вазифаны башкарачак.