Яңа сезон яңа ачышлар

vtqc7fx4pfoЗирәк акыл ияләре һәм оста ораторларны «Сәләт» яшьләр үзәге яңадан үзенә җыйды! Сентябрь азагында «Безнең фикер» клубы чираттагы сезонын ачып җибәрде. Инде 3нче тапкыр уткәрелә торган әлеге уен яңа сезонда катнашучыларны нәрсә белән җәлеп итәргә тели? Бу турыда «БФ»нең 2016/17 сезоны җитәкчесе Ләйсән Миңнуллинадан сорадык.

-Ләйсән, яңа сезонда нәрсәләр көтелә?

-Быел уенда катнашырга мәктәп укучыларын җәлеп итәчәкбез. Моның өчен дебатларның «Сәләт» йортында гына түгел, шәһәр һәм район мәктәпләрендә дә уздырылуы көтелә. Дебатларда катнашу ул сөйләм осталыгына гына өйрәтеп калмый, ә шулай ук шәхес буларак та үстерә. Шуңа «БФ» уенында катнашу бары тик файда гына китерә дип саныйм.

acaydeblbkeЯңа сезон тәҗрибәле дебатёрларның үрнәк уеннан башланды. Аларга бирелгән тема «Заман яшьләре арасында яппи культурасы таралуы» иде. Профессионаллар буларак «Сәләт» ветераны Лениза Ризванова, Service Stile компаниясе директоры, танылган алып баручы Рүзәл Әхмәдиев, «Благодарение» хәйрия фонды җитәкчесенең урынбасары Алсу Сәхәбетдинова чакырылган иде.amabocyghe4

Алар дебатларда катнашучы яшьләргә үз киңәшләрен бирделәр. Дебатларның даими кунагы Р.Әхмәдиев тормыштагы һәр күренеш, вакыйгага кешенең үз фикере булырга тиешлеген ассызыклады Һәм әлеге фикерне раслый белүнең бик мөһим икәнлеген онытмаска өндәде.

nffuybthim4«Безнең фикер» уены катнашучыларына уңышлар елмаеп торсын! Яңа сезон аларга яңа белем, яңа казанышлар алып килсен! Ә дебатлар дөньясын яңа гына ачучыларга тәҗрибә һәм шәп кәеф телибез!

Эльвира Зиннәтуллина

Алинә Сысоева фотолары