Короновирус пандемиясе җәмгыяттә яңа чынбарлык тудырды. Күп кешенең тормыш тармаклары самоизоляция нәтиҗәсендә “онлайн” форматка күчте, уку өлкәсенә дә кагылмыйча калмады. Дистанцион уку рәвешенә күнегергә бик авыр булмаса да, бу сценраийның киләчәктә кабатлануы студентларның күбесен сөендерми. Аларның 1 сентябрьдән гадәти уку рәвешенә кайтасы килә.
Экспертлар фаразлавы буенча инде августта югары уку йортлары гадәти уку рәвешенә кайтачак, студентлар укытучылар белән турыдан-туры күрешеп “койрыкларын” яба алачак.
Онлайн формат эпидемия шартларында яхшы нәтиҗә бирде. Әмма кайбер студентлар белән укытучыларны бер дә сөендермәде. Гади техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле тиз арада “онлайн “ форматка күчеп укырга барысы да әзер түгел. Барлык материалларны туплап, мөстәкыйль сеңдерү барысының да көченнән килмәде. Нәкъ шуның өчен гадәти уку рәвешенә кайту өстенлек ала, әмма барысы да илдәге эпидемиологик вәзгыятьтән тора.
Күп кешеләр сөйләве буенча короновирус чиренә күнегергә туры киләчәк, чөнки ул грипп кебек, илнең төрле нокталарында кабынып-кабынып алачак, әмма бу чир авыррак, куркынычрак шуның өчен аны туктатырга эпидемиологик чараларсыз булмас.
2020 елның уку рәвеше дистанцион булу турында хәбәр ишетелмәде, ләкин чираттагы эпидемия дулкыны барысын да үзгәртергә мөмкин.
Гөлназ ХӘСӘНШИНА. КФУ Журналистика һәм медикоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.