Яңартылган Казан циркын беренчеләрдән булып КФУ студентлары күрде

Казан циркынның реконструкциядән соң ачылачак бинасына КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары һәм журналистлар өчен пресс-тур оештырылды. Яңартылган манежны беренчеләрдән булып КФУ студентлары күрде. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

17 мартта реконструкцитядән соң Казан циркы кабат үз ишекләрен ачачак. Бу уңайдан КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары һәм журналистлар өчен пресс-тур оештырылды. 

Фото: Максим Зарецкий

Узган елның апрелендә казан циркы реморнтка ябылган иде. 11 ай узганнан соң биредә барысы да үзгә: утыргычлар, манеж, фойе, хайваннар өчен биналар, гримеркалар, идәннәр, яктылык һәм акустик аппаратын алмаштырганнар. Әлегә филләр һәм аюлар яши торган җирдә бушлык, ә манежда буяу исе, сәхнә артында ремонт эшләре аркасында төтен генә. Мәйдан ягыннан цирк артмаган, утыргычлар урыны да шул ук — 2000. Төп басым аларны яңартуга ясалган.

Фото: Максим Зарецкий

Циркта шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләрен дә кайгыртканнар. Казан циркы директоры Дамир Шәрифуллин әйтүенчә, реконструкциягә республика бюджетыннан якынча 1 млрд. сум акча тотылган.

Фото: Максим Зарецкий

Яңа сезонны цирк «Фиеста» программасы белән ача. Анда төмән һәм киров цирклары труппалары катнаша. Күп кенә тамашачылар өчен циркта өйрәтелгән каз, шулай ук дөньядагы бердәнбер аю-жонглер һәм иң зур соры аю яңалык булачак.

Эстрада артистларыннан мәйданны үзләренең концертлары өчен файдалану буенча күп кенә гаризалар керә икән. Ләкин цирк җитәкчелеге сәхнәдә бары тик цирк сәнгатен генә күререгә теләүләрен әйтә. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында цирк шулай ук актив эшләргә уйлый, әмма җәйге программа сер итеп саклана.

 

Фото: Максим Зарецкий

Казанда цирк сәнгате тарихы 1810 елдан башлана, ә хәзерге бинасына — 51 ел. Монда ук балалар цирк мәктәбе дә эшли. Казан циркының үз труппасы юк, хәтта аны булдыру да күздә тотылмый. Сүз уңаеннан, Казан тарихында 2 цирк труппасы була: беренчесе — 1950 еллар башында, икенчесе — 1960 елларда.

Цирк директоры фикеренчә, үз труппаңны тоту зур чыгымнар сорый һәм рентабельле түгел. Кирәк тә түгел: бүген инде яңартылган аренада чыгыш ясарга теләүчеләрдән зур чират тезелгән. Планнарда цирк мәктәбе укучыларын зур программада катнаштыру идеясе бар.

Фото: Максим Зарецкий

Пресс-тур барышында журналистларга репетицияләр өчен кече манежны, хайваннар өчен вольерны һәм филләр, аюлар өчен каралган зур, иркен биналарны күрсәттеләр. Циркның тамашачылар өчен ябык өлешендә әле дә ремонт эшләре бара. Ләкин ачылышка кадәр әле 2 атна вакыт бар, димәк, тамашачылар матур, заманчациркка киләчәкләр.

Материалны КФУ сайты мәгълүматларына нигезләнеп Раил Садретдинов әзерләде.