Яшь галимнәр өчен түләү

1 сентябрьдән перспектив фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче КФУның яшь галимнәренә ректорның үсендерү түләвенә дәгъвә итү өчен документлар кабул ителә башлый. 

Түләү конкурс комиссиясе карары нигезендә ачык конкурс буенча сайлап алуга карап 1 елдан 2 елга кадәр КФУ ректоры карары белән билгеләнән. Аның күләме — аена 15 мең. КФУ ректорының үсендерү түләвен алырга мөмкин булган 14 яшь галим агымдагы елның ахырына кадәр билгеле булачак.

Түләүгә дәгъва кылучылар КФУ хезмәткәрләре була ала. Аларга түбәндәге таләпләр куела:

  • төп эшләре буенча КФуда эшлиләр;
  • Россия гражданнары;
  • гариза бирелгән вакытта 30 яшьтән дә өлкәнрәк түгелләр һ.б.

Тулырак итеп https://media.kpfu.ru/news/nachinaetsya-otbor-pretendentov-na-soiskanie-stimuliruyuschey-vyplaty-rektora-kfu-molodym сылтамасы буенча танышырга мөмкин.