10 нчы августка кадәр Кемерово шәһәрендә яшь геологларның XI Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы дәвам итәчәк. Ул 29 нчы июльдә башланган иде.
Олимпиадада республика командасын КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры урынбасары Андрей Терехин һәм Казандагы 7 нче гимназиянең география укытучысы Татьяна Афанасьева җитәкли.
Командада Татарстан мәктәпләреннән республика олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр, аерым алганда Казанның 7 нче гимназиясеннән Рената Дәүләтова, КФУ IT-лицееннан Булат Газизуллин һәм Розалия Садритдинова, Казандагы 83 нче лицейдан Камил Миннебаев, Түбән Камадагы 22 нче гимназиядән Антон Толстиков, Әлмәттәге 2 нче лицейдан Әминә Газизуллина, Эльвина Гареева, Виолетта Мохова бар.
Олимпиадада Россиядән һәм якын чит илләрдән 40тан артык команда — барлыгы 500гә якын укучы катнаша.