Табиблар 20-30 яшьтәгеләрдә иң еш очрый торган 7 авыруның исемлеген атады. Ниндиләр ул?
Күп кеше “авыру” төшенчәсен “картлык” сүзе белән тәңгәлләштерә. Әмма статистикага күз салсак, Россиядә яшьләр арасында да үлем-китемнәр шактый еш очрый икән… Табиблар 20-30 яшьлекләр арасында иң еш күзәтелә торган авырулар исемлеген атаган.
- “Кара исемлек”не югары кан басымы ачып җибәрә. Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда гипертония яшьләр арасында да еш очрый башлаган.
- Икенче урында – D витамины җитмәү. Аның организмда тиешле күләмдә булмавы остеопороз, ягъни сөяк авыруына китерә. Бу авыру вакытында сөякләр сынучанга әйләнә.Табиблар бөтен кешегә дә рационнарына D витаминына бай балык, йомырка, сөт, апельсин кертергә киңәш итә.
- Аннан соңгы урында тире рагы килә. Яшьләр җәй айларында күп вакытларын кояшта уздыра. Ә ультрашәмәхә нурларның күп булуы тире рагын китереп чыгара.
- Исемлекне бала таба алмау дәвам итә.
- Алкогольне күп эчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән бавыр авырулары 5 урында тора.
- Аннан гырлаудан интегүчеләр килә. Соңгысына килсәк, ул организмга зур тискәре йогынты ясый һәм инфарктка да китерә ала.
- Иң соңгы урында баллы ризык һәм пестицид һәм гербицидлы ризыклар ашау нәтиҗәсендә барлыкка килгән аутоимун авырулар тора.
Сәламәт бул, үзеңне сакла, дустым!
«Ялкын» журналы сайты.
Фото: https://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=3082.W6L4xOv