Җырчылар өчен махсус тәкъдим

Студентлар игътибарына! Зур яңалык!
Бик тиздән «Студенческая весна ИФМК-2016» «ФМБИ Студентлар язы — 2016» бәйгесе килеп җитәчәк. Шул хөрмәттән, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты вокал төркеменә җырчылар җыя.  Әгәр дә син тормышыңны җыр сәнгатеннән башка күз алдына китерә алмыйсың һәм сәхнәдә чыгыш ясау турында хыялланасың икән, гариза тутырырга ашык! Таләпләр бик гади: музыканы тоемлау, җырлый белү сәләте һәм репетицияләргә җаваплы карау кирәк.