Хәзер ял итәргә чит илгә барасы иде! Ләкин бүгенге шартларда мондый мөмкинлек юк. Күңелегезне төшерергә ашыкмагыз! Өйдә дүрт стена арасында утырып та үзегез өчен файда эшләп булганлыгы турында онытмагыз.
Беренче киңәш:
Өй җыештырабыз. Чисталык- сәламәтлекнең нигезе. Шуңа күрә буш вакытыгыз булганда, өй җыештыру белән шөгыльләнегез. Пәрдәләрне, идәннәрне юыгыз, бар җирдән тузанны сөртегез. Менә күрерсез, чиста өйдә кәеф тә күтәренке булыр.
Икенче киңәш:
Барлык шкафларны җыештырыгыз. Яз җитте, димәк, кышкы киемнәрне шкафның өске киштәләренә куярга вакыт. Кышкы аяк киемнәрен юарга, киптерергә һәм тартмаларга тутырып киләсе кышка кадәр алып куярга кирәк. Җыештыру барышында барлык булган киемнәрне киеп, көзге каршына басып биеп алырга була. Бу киемнәр белән бәйле матур хатирәләрне исегезгә төшерегез!
Өченче киңәш:
Спорт. Хәзер барлык спорт комплекслары һәм тренажер заллары ябык. Үз-үзләрен формада тотарга һәм залга даими йөрергә күнеккән кешеләргә авырга туры килә. Ләкин бу спорт белән шөгыльләнмәскә дигәнне аңлатмый. Өйдә дә телефоннан махсус кушымталарны карап, күнегүләр ясарга була. Өстәвенә, Интернетта өй шартларында шөгыльләнеп була торган бик күп видео һәм онлайн-дәресләр табарга була.
Кушымталар исемлеге:
Nike Training Club
Seven.
Дүртенче киңәш: китаплар.
Әгәр сез укырга яратасыз икән, менә дигән мөмкинлек. Уку программасы белән вакыт җитмәсә, хәзер экзаменнар тапшырылган, яраткан китапны кулга алырга да вакыт җиткән. Романнар, детективлар, мотивацион әдәбият — кайсын телисез, шунысын сайлагыз.
Кызыклы китаплар исемлеге:
Мастер и Маргарита
Три товарища
Над пропастью во ржи
Портрет Дориана Грея
Крестный отец
На западном фронте без перемен
Бишенче киңәш:
Үз-үзеңне изоляцияләү тәмамланганнан соң нишлибез? Шул турыда планнар корабыз. Беренче көнне үк сез нәрсә эшләрсез? Шоппинг, дуслар белән кинога бару, матурлык салоны, ә бәлки сәяхәткә китәрсез? Бу көнне якынайтыгыз һәм аны сурәтләгез. Ә ул тизрәк килеп җитсен өчен, тиз арада теләкләр тактасын ясагыз, анда планнарны язып барыгыз.
Алтынчы киңәш: Ноутбукны чистартыгыз.
Ноутбукта күпме кирәкмәгән файллар, фото, документлар саклана. Хәзер сезнең рәхәтләнеп бу файллардан арынырга вакытыгыз бар. Кирәклеләрен аерым папкаларга җыеп куегыз.
Җиденче киңәш:
Ял итегез. Вирус турында статистика караудан, хәбәрләр укудан туктагыз. Башыгызны ял иттерегез. Медитация ярдәм итәчәк. Бу психик сәламәтлек өчен бик файдалы.
Сигезенче киңәш:
Кино карыйбыз. Күптәннән карарга планлаштырган кинофильмнарны искә төшерәбез. Күбрәк күңелне күтәрә торган комедия карарга тырышыгыз. Яхшы фильм — күтәренке кәефкә бер адым.
Тугызынчы киңәш: шалтыратабыз.
Дусларыгызны, танышларны исегезгә төшерегез әле. Алар белән күптән элемтә тотмыйсызмы? Шалтыратып аралашырга да вакыт җитте. Видеодан сөйләшегез. Туганнарыгыз, дусларыгыз белән аралашу ике якка да файда китерер.
Назлыгөл Мәсәлимова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.