Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле КФУда 30 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тараттылар

Бүген Универсиада авылында тагын ярдәм итү акциясе үтте.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле Казан федераль университетында 31924 азык-төлек җыелмасы таратылган. Университет тулай торакларында яшәүче студентларга ярдәм итү акциясе дәвам итә.

Универсиада авылында яшәүче КФУ студентлары бүген Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән 3459 азык-төлек җыелмасы алды. Бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә хуҗалык эшләре буенча проректор Ленар Сафиуллин хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, студентлар шәһәрчеге һәм шулай ук КФУның Алабуга һәм Чаллы институтлары тулай торакларында яшәүче студентларга азык-төлек җыелмалары кичә таратылды.

“Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән бирле Универсиада авылы, студентлар шәһәрчеге тулай торакларында һәм Казан федераль университетының IT-лицеенда 20424 азык-төлек җыелмасы таратылды”, — диде Ленар Сафиуллин.

КФУның Алабуга һәм Яр Чаллы институтлары тулай торакларында яшәүче студентлар да азык-төлек җыелмасына ия булды. Алабугада акция 11 апрель көнне башланган иде. Барысы 7000 җыелма таратылган. Яр Чаллыда студентларга 4500 азык-төлек комплекты тапшырылды.

«Мин бик бәхетле, чөнки безнең университет хәзерге авыр хәлдә дә безнең турыда кайгыртудан беркайчан да туктамады. Безгә күрсәткән ярдәмегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Безгә бу бик мөһим, чөнки COVID-19 таралмасын һәм аны йоктырмас өчен без кибетләргә чыкмыйбыз. Без социаль дистанция сакларга кирәк икәнен беләбез. Комплекттагы продуктлар җитәрлек, алар барысы да сыйфатлы һәм тәмле», — дип үз фикере белән уртаклашты КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 3 курс студенты Мулия Шумахер (Индонезия).

Төркмәнстаннан килеп, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 нче курсында укучы  студент Мерджен Хабырова әйтүенчә, Казан университеты студентларына яхшы ярдәм күрсәтелә.

«Бигрәк тә хәзерге вәзгыятьтә чит ил студентларына авырга туры килә. Әлбәттә, безгә университет тарафыннан кайгыртуны тою бик рәхәт һәм без ярдәм күрсәткән өчен бик рәхмәтле», — диде ул.

Фундаменталь медицина һәм биология институтының 3 курсында укучы Карина Нигъмәтуллина (Казахстан) Универсиада авылында азык-төлек җыелмаларын бүген дүртенче тапкыр бирүләре турында әйтте:

«Без моңа шат. Җыелмада иң кирәкле продуктлар гына. Биредә яшәүче студентлар өчен бу бик кирәкле ярдәм. КФУга зур рәхмәт! «

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлар советы рәисе Динара Магосимьянова фикеренчә, пандемия вәзгыяте үз төзәтмәләрен кертте, кайбер студентлар һәм аларның гаиләләре финанс кыенлыклары белән очрашты.

«Университет игелекле эш башкара: азык-төлек һәм көнкүреш химиясен тарату — бу безнең өчен бик мөһим. Филология институтының студентлар советы рәхмәт һәм уңай бәяләмәләр ала, чөнки азык-төлек белән тәэмин итүдән кала университет шулай ук кураторлар һәм укытучылар аша студентларга психологик ярдәм күрсәтә», — диде Д.Магосимьянова.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов