Үзбәкстанда КФУ филиалы барлыкка киләчәк

Тиешле килешү бүген, 7 июньдә, Казан федераль университеты мәйданчыгында имзаланды.

Казан федераль университеты җитәкчелеге Үзбәкстан Республикасы территориясендә үз филиалын ачарга ниятли. Джизакта югары уку йортының бер кампусын оештыру турындагы тәкъдим белән Үзбәкстан Республикасының Джизак өлкәсе хәкиме урынбасары  Азим Ахмедходжаев чыгыш ясады.

Кичә Татарстан башкаласына эш визиты белән Үзбәкстан делегациясе  килде. Бүген КФУ мәйданчыгында әлеге визит кысаларында университет, Үзбәкстан Республикасының Джизак өлкәсе хакимияте, Үзбәкстан Республикасының Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгы һәм Үзбәкстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы арасында Казан университетының Джизак шәһәрендә филиалын булдыруга әзерлек һәм мәгариф өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыру турында дүрт яклы килешү* имзаланды.

Казан университеты ректоры хәбәр иткәнчә, филиал булдыруның максаты —  белем бирү программалары һәм югары белем бирү сыйфатына куела торган гомумтанылган халыкара таләпләр нигезендә Үзбәкстан Республикасы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү.

«Әлеге адым безгә дустанә республика белән алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә һәм гомуми корпоратив мәдәният формалаштыруга ярдәм итәчәк. Без делегация әгъзаларына барлык дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүнең, төп юнәлешләр һәм мәгариф белгечлекләре буенча квалификация күтәрүнең һәм яңадан әзерләүнең бердәм стандартлары үтәлсен өчен Алабугада һәм Чаллыда урнашкан филиалларыбызны күрсәттек”, — диде Илшат Гафуров.

Моңа кадәр Үзбәкстан Республикасының Джизак өлкәсе хәкиме урынбасары Азим Ахмедходжаев әйткәнчә, регионның интенсив үсүенә бәйле рәвештә «Биомедицина һәм фармацевтика», «Нефть, нефть эшкәртү, нефть химиясе», «ИТ- һәм космик технологияләр» кебек юнәлешләр буенча югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ туган.

*Әлеге Килешүне гамәлгә ашыру максатларында КФУ аны «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 105 статьясы таләпләре нигезендә әлеге Килешүдә каралган халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча тиешле бәяләмә алу өчен Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгына җибәрүне тәэмин итә.

Әлеге Килешү Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының уңай бәяләмәсен алган көннән үз көченә керә.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова