Журналист үз-үзенә ышанган булырга тиеш.

Татарстан телевидениесе йолдызлары журфакта! Уңыш сере һәм үз эшеңнең остасы булу турында Лия Заһидуллина сөйли. 

РФнең атказанган артисты, «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе — ул чыннан да Татарстан хатын-кызлары арасында танылган, билгеле шәхес. Болар янына өстәп Лия Заһидуллина турында тагын шунысын да әйтергә кирәк: актриса, диктор, күп төрле программалар авторы һәм алып баручысы, 15 илнең профессионалларын берләштерә торган Халыкара телевидение һәм радио академиясе әгъзасы.

Мастер-классны Лия Заһидуллина узган гасыр телевидение тарихы турында таныштырудан башлады: «Ул, гомумән, башка вакыт, башка чор , башка әхлакый законнар һәм башка ил иде. Барлык тапшырулар да турыдан-туры эфирда бара иде: кабат яздыру мөмкинлеге юк. Дикторлар бүлмәсендә: «Сүз чыпчык түгел — тотсалар ычкынасың», — дигән плакат эленеп тора иде. Ягъни, беренче тапкыр абынсаң, өченче тапкырга керү икеле иде. Шуңа күрә дикторлардан дөрес әйтү, искиткеч орфоэпия һәм сөйләм техникасы таләп ителә  иде», — дип аңлатты Лия Заһидуллина.

DSC 0005

Булачак журналистларга Лия ханым интервьюга бик яхшылап әзерләнергә киңәш итте:  «Интервью алганда һәрвакыт әңгәмәдәшегезне тыңлагыз. Шунда гына сез аны үзегезгә карата алачаксыз. Теманы тиешле юнәлештә алып бару һәм әңгәмәне бизәү өчен импровизацияли белергә кирәк».

Легендар диктор әйтүенчә, журналист карьерасы — аның осталыгы. Әгәр кеше үз профессиясе турында кызыксына, үзенә авыр һәм шул ук вакытта кызыклы әйберләр турында өйрәнә икән — бу профессионализм.

DSC 0015

Мастер-класс ахырында спикер башлап язучы журналистларга һәр көн дикция һәм әйтелешне камилләштерү өстендә эшләргә киңәш итте: «Әгәр дә сез  чын журналист булырга телисез икән, сөйләм техникасы белән шөгыльләнергә кирәк. Ә Станиславскийның «Работа актера над собой» дигән китабы өстәл китабы булырга тиеш».

                                                                                                                         Ксения Семагина

                                                                                                                          Автор фотолары. 

 «Стужурка» газетасыннан  Раил Садретдинов тәрҗемәсе.