Көчтә безгә тиңнәр юк!

Апрель азагында «Батыр» спорт комплексында Татарстан Республикасы ВУЗлары арасында авыр атлетика буенча Спартакиада үтте. Команда зачетында КФУ җыелма командасы 1 урын яулады. 2 урын – Идел буе спорт һәм туризм академиясмендә, Казан дәүләт архитектур-төзелеш университеты студентлары  өченчедә.

FullSizeRender._4_

Әлеге уеннарда катнашкан университетыбыз җыелма командасына 13 кеше керә, аларның 11е үз авырлык категориясендә призлы урыннар яуладылар. Беренче булып команда зачетында кызларның катнашуы да саналды. КФУ җыелма командасыннан 2 гүзәл зат үз авырлык категориясендә Идел буе спорт академиясеннән килгән спортсменкалардан көчлерәк һәм җитезрәк икәнен исбатладылар. Җиңүгә зур өлешне КФУ Алабуга институты филиалы студентлары кертте.

FullSizeRender._6_

Барлык призерларны, җиңүчеләрне һәм тренерлар Рябов В.П һәм Эмирусайинов Б.И. котлыйбыз!