КФУ хезмәткәрләре һәм студентлары униклиникада COVID-19 дан прививка ясатырга мөмкин

Чит ил студентларына вакцинация турындагы мәгълүмат соңрак булачак.

Казан федераль университетының университет клиникасы  хезмәткәрләрен, студентларны һәм поликлиникага беркетелгән халыкны COVID-19дан вакцинацияли.

Поликлиникада (Вишневский ур., 2а) коронавирустан прививка ясатырга мөмкин. Эш көннәрендә — 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 9.00-16.00 сәгатьләрдә иммунизация узарга мөмкин. Язылу 233-30-00 телефоны буенча башкарыла.

COVID-19дан  вакцина кадату цчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы булырга тиеш. Поликлиника бинасында регистратура стойкасы янына үтәргә, кирәкле документларны тутырырга кирәк. Алга таба вакцинациягә килгән кеше терапевт кабинетына керә, анда тикшерү уза, кан басымы, сатурация күрчәткечләре үлчәнелә. Аннары ул поликлиниканың беренче катында урнашкан 116 номерлы прививка кабинетына  җибәрелә.

Униклиникадан КФУның Медиакоммуникацияләр үзәгенә  хәбәр итүләренчә, иммунизация «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак»), «Эпиваккорона», «Ковивак» һәм «Спутник Лайт» вакциналары белән тормышка ашырыла. Казан университеты хезмәткәрләре һәм студентлары коронавирустан актив рәвештә прививка ясаталар.

Төп шарт: кеше сәламәт булырга һәм вакцинация вакытында авырмаска тиеш. Вакцина 18 яшькә кадәр, йөклелек, бизгәк, хроник авыруларның кискенләшүе, вакцина компонентларына аллергия реакцияләре булган очракта ясалмый.

Вакцинадан соң тән температурасы (субфебриль температура) күтәрелү, арыганлык сизелү, ис тоймый башлау — прививкага нормаль реакцияләр.

Чит ил студентларына вакцинация турындагы мәгълүмат соңрак булачак.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов