КФУ эксперты казанлыларга температура рекордларын көтәргә кирәкме икәнен аңлатты.

Бу көннәрдә салкынайту һавага фронталь бүлекләрнең актив үтеп керүе белән аңлатыла.

Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев августның рекордлы күрсәткечләре, җәйге һава торышына йомгаклар һәм башкалада әбиләр чуагы булырмы-юкмы икәнлеге турында сөйләде.

«Август рекордларга бай булып чыкты, алар дүртәү теркәлгән, шулай ук узган елның рекорды кабатланды. Мәсәлән, 18 августта һава температурасы 34,3 градуска җитте (2007 елның элеккеге рекорды — 33,1 градус), 19 августта термометр баганалары 36,1 градуска кадәр күтәрелде (2016 елның элеккеге рекорды — 35,3 градус), 20 августта һава 37,9 градуска кадәр җылынды (2016 елның элеккеге рекорды — 34,4 градус), 21 августта температура 36,8 градуска җитте (2016 елның элеккеге рекорды — 34,9 градус), 22 августта һава температурасы 33,7 градус тәшкил итте (1972 елгы рекорд кабатланды), — диде Тимур Әүхәдиев.

Аның әйтүенчә, Казанда җәйнең уртача температурасы якынча 22,4 градус тәшкил итәчәк, һәм эсселек буенча ул күзәтүләр тарихында өченче урынны алырга мөмкин. Сүз уңаеннан, 2010 (23,3 градус) һәм 1869 елда гына (22,5 градус) эссерәк булган.

«Бу җәйнең тагын бер үзенчәлеге бар — август июнь аеннан җылырак булып чыкты. Климат күзлегеннән караганда, закончалык гадәттә кире, июнь нормасы Казан өчен 18,1 , ә август нормасы — 17,6 градус тәшкил итәргә тиеш», — дип аңлатты эксперт.

Әбиләр чуагы — яңгырлар явып туктагач, һәм соры көннәр чигенеп, кояшлы коры көннәр килү чоры ул. Гадәттә мондый күренешне безнең полосада сентябрьнең икенче яртысында күзәтергә мөмкин. Безнең төбәккә җылылыкны кире кайтару безнең территориягә антициклон чыгу белән бәйле булырга мөмкин.

«Әлегә төгәл фараз бирергә иртәрәк, әмма актуаль озак вакытлы фараз буенча, сентябрь җылы булачак, бу әбиләр чуагы (чагыштырмача салкын чордан соң җылылык дулкыннары килү) яки озакка сузылган җәй хисабына күренергә мөмкин», — диде КФУ доценты.

Бу көннәрдә һава торышының үзгәрүенә килгәндә, Т. Әүхәдиев, һава торышы безнең территория аша актив фронталь бүлекләр узу белән бәйле, дип сөйләде. Температура һәм явым-төшемнең түбәнәюе нәкъ менә шулар белән бәйле.

«Әмма һава торышының мондый характеры пәнҗешәмбегә безнең территориягә Скандинавиядән килгән антициклон килү хисабына алышыначак, температура күтәреләчәк (нормадан югарырак булачак), әмма рекордлы ук булмаячак. 1 сентябрьгә төгәл фараз турында сөйләргә иртәрәк, әмма, алдан фараз итү буенча, көн җылы булачак дип уйларга алшартлар бар».

Бүген, 24 августта, фаразлана торган явым-төшем күләме якынча тугыз миллиметрны тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, августның 23 көнендә дүрт миллиметр гына явым-төшем булды, айлык норма 60. Август ахырында зур явым-төшемнәр көтелми.
«Шулай итеп, җәй буена 115 мм га якын явым-төшем туры килде, норма буенча 189 булырга тиеш. 2021 елның җәе явым-төшемнәр белән 60 процентка гына тәэмин ителгән», — дип нәтиҗә ясады ул.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов