Газета турында

КФУның «DARELFӨNYN» (гарәп теленнән — «белем йорты») газетасының беренче саны 2011 нче елның 6 нчы октябрендә дөнья күрә. Газета татар телендә 1000 экземпляр тираж белән (күләме — А4 форматындагы 8 полоса) чыгып килә. Газетаны әзерләүдә университет студентлары һәм аспирантлар актив катнаша. «DARELFӨNYN» аларга иҗат итү һәм каләмнәрен чарлау мөмкинлеге бирә.

Бүгенге көндә газета татар яшьләре өчен актуаль мәгълүмат чыганагына әйләнде. Газета битләрендә һәрдаим кызыклы яңалыклар бастырыла.

«DARELFϴNYN» уку йорты яңалыклары һәм актив студент тормышыннан тыш, Идел буе регионнарында, республика һәм шәһәр тормышындагы яңалыкларны, туган тел, гореф-гадәт, ТР һәм Идел буе халыкларына кагылган мәсьәләләрне дә яктырта.

Газетаның төп максатлары түбәндәгеләр:

— студентларны һәм шәһәр, республика, Идел буенда яшәүче татар яшьләре, шулай ук абитуриентларны мәгълүмат белән тәэмин итү;

— җәмгыятьтә яшьләрнең иҗтимагый әһәмияте турындагы фикерне үстерү

Газета эшчәнлеге КФУның Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат департаменты тарафыннан оештырыла һәм җитәкләнә.

Редакция адресы: 420008 Казан шәһәре, Профессор Нужин урамы,1/37, 334 нче бүлмә

Мәгълүмат чыганагы: «DARELFӨNYN» газетасы