Казан университетында «Засушенному – верить» күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә шагыйрь Хәсән Туфан, репрессияләнгән университет галимнәре, Раифа монастыренда ОГПУ колонияләре турында тарихлар тәкъдим ителгән.

31 августта 16.00 сәгатьтә Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда К.А. Тимирязев исемендәге Дәүләт биология музееның «Засушенному – верить» күчмә күргәзмәсен ачу була.

Күргәзмә архив документларын, фәнни тикшеренүләрне һәм театр сценографиясен берләштерә. Репрессия һәм гаделсезлек шартларына эләккән кешеләр турында көтелмәгән ракурста: фәнни чыганак, архив документы, хәтер метафорасы һәм яшәү нәфислеге булган гербарий бите аша сөйләнә. Киптерелгән үсемлекләр вакыйгаларны һәм кешеләрне искә төшерергә, авыр темаларга сөйләшергә ярдәм итә. Экспозициягә заманча рәссамнар Андрей Кузькин, Иван Щукин, Рәшит Сафиуллинның эшләре кертелгән.

Һәр шәһәрдә күчмә күргәзмә җирле тарихлар белән үсә. Казанда бу шагыйрь Хәсән Туфан, олы гадилек, кыр үләннәре,  Казан университетының репрессияләнгән галимнәре, Раифа монастыренда ОГПУ колониясе, эвакуацияләнгән Дмитрий Лихачевның кара савыты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның укытучысы Хәдичә Әхмәдуллина истәлекләреннән ачлык, сугыш чоры алабута икмәге, халык дошманнарыныкы дип юк итүгә юнәлдерелгән китапларның юл арасындагы чиста язу дәресләре турындагы вакыйгалар.

Барлык тарихлар КФУ гербариеннан үсентеләр, Казан университеты тарихы музее җыентыгыннан экспонатлар һәм документлар белән тулыландырылган.

Күргәзмә киңлеген оештыруда театраль алымнар кулланыла: төрмә ишеге, тоткыннарның әйберләре, урмандагы агач төпләре, ташлар һәм ботаклар, лагерь вышкасы, архив фотосурәтләреннән тимер поезд, хәрби фоторәсемнәр, үсә барган урман кисү, кеше силуэтлары һәм йөзләре, барак бүрәнәсендәге исемнәр, лагерь тормышы авазлары, кайту символы буларак фанер чемодан.

Шулай итеп, күргәзмә хәтер темасына фикер йөртүнең үзенчәлекле ысулына әверелә.

Күргәзмә авторы һәм кураторы -К.А. Тимирязев исемендәге Дәүләт биология музееның өлкән фәнни хезмәткәре Надежда Пантюлина.

Проект Владимир Потанинның Хәйрия фонды грантына төзелгән, 2017 елда ул «Меняющийся музей в меняющемся мире» конкурсында җиңүче булды, 2019 елда иң яхшы гамәлгә ашырылган проект дипломын һәм «Интермузей-2019» халыкара фестиваль жюриеның күргәзмәләр булдыруда үзгә алым өчен махсус номинациясен  алды.

Күргәзмәгә 8 ноябрьгә кадәр эшли. Эш вакыты: дүшәмбе-шимбә 09.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр,  якшәмбе — ял көне. Алдан язылу өчен тел.: 7 (960) 031-01-30.

Автор: КФУның Медиакоммуникацияләр үзәге