КФУ лицеисты информатика буенча V Европа юниорлар олимпиадасында җиңүче булды

Ренат Кәримов беренче урынны яулады.

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге 8 нче сыйныф укучысы Ренат Кәримов Россия җыелма командасы составында информатика буенча V Европа юниорлар олимпиадасында җиңүче булды. Лицеист беренче урынны алды һәм алтын медальгә лаек булды.

Ярышлар 24-27 августта дистанцион форматта узды.

Россия укучылары дүрт алтын медаль отты. Барлык командалар арасыннан Россия 1 алтын медальдән күбрәк медаль алган командалардан бердәнбере.

Илебез командасы составында үзләрен информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында күрсәткән һәм 2006 елдан да иртәрәк тумаган мәктәп укучылары да бар иде. Дәгъва итүчеләр тирәнтен әзерлек һәм укыту-тренировка җыеннарында сайлап алу узды.

Олимпиада ике турдан торды. Катнашучылар информатика һәм ИКТ буенча белемнәрен күрсәттеләр, алты алгоритмик мәсьәлә чиштеләр. Дистанцион формат ярдәмендә олимпиадада рекордлы санда мәктәп укучылары — 30 илдән 107 рәсми катнашучы, шулай ук конкурстан тыш 64 кеше катнашты.

«Мин көн саен мәсьәләләр чиштем, ә олимпиада алдыннан — узган еллар биремнәрен үтәдем. Җәйге каникуллар булуга карамастан, минем катнашырга теләгем зур иде, шуңа күрә мин тырыштым, — дип җавап бирде Ренат Кәримов.

Укучыны олимпиадага югары квалификацион категорияле информатика укытучысы, РФнең атказанган укытучысы, ТРның халык укытучысы Сергей Михайлин әзерләгән.

«Сергей Иванович олимпиадага дөрес әзерләнү киңәшләре белән уртаклашты, һәм кайбер мәсьәләләрне чишкәндә ярдәм итте», — диде Ренат.

Шунысын да билгеләп үтик, бу лицеистның беренче җиңүе генә түгел. 2020-2021 уку елында Ренат информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды. 2020 елда укучы European Junior Olympiad in Informatics (EJOI)та 8 нче урынны алды.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов