КФУда татарның үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар

Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында мөһим очрашу, дискуссия үтте. Аның төп темасы — «Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять алымнар».

Аның эшендә КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән беррәттән татарның күренекле җәмәгать эшлеклеләре: Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, галимнәр: Искәндәр Гыйләҗев, Дамир Исхаков, Рәфик Мөхәммәтшин, журналистлар: Римзил Вәлиев,  Миңназыйм Сәфәров,  татар яшьләре лидеры Тәбрис Яруллин,  театр әһелләре:  Фәрит Бикчәнтәев,  Нияз Игъламов, ТР Мәгариф министрлыгы вәкиле һ.б күренекле интеллигенция вәкилләре катнашты.

Казан федераль университетының TATARISTICA фәнни-белем үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләр башлый. Дискуссияләрнең төп максаты — тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелеш юлларын эзләү. Дискуссияне Гүзәл Сәгыйтова алып барды. Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырыла. Үткән дискуссиядә Пермь белән элемтәгә чыгарга маташтылар. Әмма заманалар үзгәреп, яңа технологияләр алга киткән булуга карамастан, элемтә бик начар булды.

Дискуссиянең төп сорауларның берсе — 21 нче гасырда татарны нәрсә саклап кала ала? Динме, телме, әллә милли мәгарифме? Бүгенге көндә кемгәдер мондый сөйләшүләрнең темасы тапталган булып тоелырга мөмкин. Ләкин дискуссиядә катнашучыларның күбесе мондый түгәрәк өстәлнең мөһим булуын әйтә.

Мәсәлән, милли хәрәкәт лидеры Фәүзия Бәйрәмова сүзен фикер алышырга чакырган өчен рәхмәт әйтүдән башлады. Аның фикеренчә, милләтебезне саклап калу өчен милли мәгарифне кире кайтарырга кирәк. Фәүзия Бәйрәмова сүзләренә язучы Ркаил Зәйдулла да хуплавын белдереп: «Иң беренче чиратта — милли үзаң, тел кирәк. Ә мәгариф — ул тел,» — диде.

Дискуссиядә катнашкан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: «Татар милләтен башка милләтләрдән аерып карап булмый. Бүген яшьләр авыллардан район үзәкләренә, ә аннан зур шәһәрләргә күчә. Анда милләт булып сакланып калу проблемасы көчле. Мин үземә бер схема төзедем. Моның өчен ачык структуралар кирәк,» — дип белдерде. Тәбрис фикеренчә, балалар бакчасы җитми икән — үзебезгә булдырырга, шәхси татар балалар бакчасын төзергә кирәк. Бүген бигрәк тә тәрҗемә үзәкләренә дә ихтыяҗ зур — анысы да чынга ашмас хыял түгел. Тәбрис Яруллин 3 юнәлешне билгели — интернет, мәгариф һәм сәнгать. Мәгарифтә төрле стипендияләр, фондлар булдыру бик мөһим. Сәнгатькә килсәк, әдәби кичәләр, бәйгеләрне ешрак үткәрү тәкъдимен кертте Тәбрис.

Tатар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, тел, милләт турында тәнкыйди мәсьәләләр 20 ел эчендә артык үзгәрмәгән. Галим кабат дәреслекләр проблемасын күтәрде, татар интернетының стихияле үсүен билгеләп үтте, милли пропаганда системасын булдырырга кирәк диде.

КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов институтта башкарылган эшләр турында таныштырды. Милләт турында уйларым оптимистик рухта диде. Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, бүген татар филологиясе юнәлешендә 600ләп студент белем ала. Аларның институты тел, әдәбият, сәнгать юнәлешендә эшли. Республикада, Казанда гына да бу юнәлештә эшли торган башка вузлар да бар, аларга да шактый акча бүлеп бирелә. «Бүген бу юнәлештә координация җитеп бетми. Безгә чын-чынлап эшли торган координацион үзәк кирәк. Бүгенгә җаваплылык үзәге юк. Моның өчен республика күләмендә концептуаль документ эшләү кирәк,» — диде Рәдиф Җамалетдинов.

Әлеге сөйләшү 2 сәгатьтән артык дәвам итте. Чараның мәгълүмати партнерлары булып «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе, «Татарстан — Яңа гасыр» телекомпаниясе, «Ватаным Татарстан» газетасы, «Татар-Информ» мәгълүмати агентлыгы, КФУ телевидениесе тора. Һәр очрашудан «Татар-Информ» турыдан-туры трансляция алып бара. Оештыручылар белдерүенчә, мондый очрашулар һәр айны оештырылачак. Алдагы дискуссиянең темасы – “ХХI гасыр һәм Тукай”. Ул 19 апрельдә узачак. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, актлар залы.