«Меховушка» буенча сәяхәт

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Гамәли урбанистика үзәге “Бистә 2.0” татар бистәләрне өйрәнү проекты кысаларында 26 ноябрь, 11 сәг. 30 минутта Яңа татар бистәсенең Мехчылар фабрикасы территориясе буенча экскурсиягә чакыра.Катнашу — бушлай.

Башлана: «Колобок» кафесы, М. Гафури ур., 50, корп.4

«Без бергә «Меховушка» территориясе буйлап йөрербез, Яңа татар бистәсендә күпме мех фабрикалары булганын, ничек җитештерү эшчәнлеге барганын, аның тарихын, кемнәр эшләгәнен белербез. Ташландык дамбага барырбыз, Иделне күрербез. Мех фабрикасының экспозициясе белән танышырбыз һәм анда 60 ел яшәгән кеше белән аралашырбыз,» — дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Экскурсияне 1975-1988 елларда Х.Ямашев исемендәге Мехчылар оешамасының генераль директоры Рәхимов Нәүфәл Салихович алып барачак.

Экскурсия татар һәм рус телендә алып барылачак.