Очар вакытлар җиткән…

Казан федераль университетында 10 июльдә берьюлы ике бәйрәм билгеләп үттеләр – Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең беренче чыгарылышы быел уку йортының журналистика мәгариф тарихында илленче булды. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь бакалаврларга һәм магистрларга диплом тапшыру тантанасы мөхтәрәм кунаклар катнашында университетның Император залында узды. Чарага Татарстанның алдынгы гамәви матбугат чаралары һәм хакимият органнары вәкилләре, шулай ук республиканың матбугат дөньясы өчен җаваплы затлар чакырылган .

Җыелганнарны беренче булып Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең директоры Леонид Толчинский сәламләде. Аннан сүзне Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров дәвам итте.

Илшат Гафуров белдергәнчә, журналист – ул ниндидер хәбәрләр тапшыручы, вакыйгалар турында бәян итүче генә кеше булып калмыйча, асылда, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра.

Барлыгы 174 бакалавр һәм 38 магистр диплом алды. Чыгарылыш укучыларының иллесе кызыл дипломга ия.

«ТИ».