Тарихи бер мизгел

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда Әдәби салонда шагыйрь, тәрҗемәче, иҗтимагый эшлекле Ренат ага Харис белән очрашу үткәрелде. Әлеге кичә «Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…» дип исемләнеп, шагыйрь Гавриил Державинның вафатына ике йөз ел тулуга багышланган һәм аның шигырьләренең беренче тапкыр татар теленә тәрҗемә ителү уңаеннан оештырылган иде.

Очрашуда катнашучылар рус классигының әсәрләре Р. Харис тарафыннан уңышлы тәрҗемә ителгән дип бәяләделәр, 2 шагыйрь арасында ике гасыр вакыт арасы булуына карамастан, аларның шигърияттә уртаклыгы – рухи югарылык белән фәлсәфи тирәнлекнең үзара ярашуы дип кабул ителде.

Кичәдә чыгыш ясаучылар – ТР Милли музееның генераль директоры Г.Р. Нәҗипова; әдәбиятчы, КФУ профессоры Фоат ага Галимуллин; композитор, Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары Р.З. Ахиярова; ТРның халык рәссамы Ф.Ш. Хәсьянова; композитор, пианист, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Э.Җ. Низамов һ.б.лар –  кем замандаш, кем иҗатташ, кем якташ буларак үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Шыгрым тулы залда шагыйрьнең дуслары да, гомумән, шигърият сөючеләр дә күп иде.

Очрашу Г. Державин темасы белән генә чикләнмәде, Р. Харисның киң кырлы иҗаты һәм үзенчәлекле шәхес булуы үзәктә торды. Шагыйрьнең шәхси архивыннан алынган фотосурәтләр, балачак истәлекләре, нәсел җебенә бәйле хатирәләр тамашачы өчен кызыклы булды. Әйтик, бер яшьлек улының хат эчендә килгән фотокарточкасын талисман итеп фронтта йөрткән әтисе Мәгъсүм аганың исән-имин әйләнеп кайтуы үзе бер фал түгелмени?! Мөгаллимә әнисе Зәкия апаның 1939нчы елда ук СССР Югары Советы Президиумы рәисе М.И. Калининның үз кулыннан бүләк алуы да очраклы хәл түгел. Шундый җирлектә туган бала, әлбәттә, тормышның нечкәлеген, рухи кыйммәтен, затлылыгын башкаларга да җиткерә алырлык сәләткә ия буладыр.

Чыгыш ясаган иҗатташлары Р. Ахиярова һәм Э. Низамов шагыйрьгә музыкаль бүләкләрен җиткерделәр. Кунаклар арасында бердәнбер журналист Р.С. Вәлиев мондый очрашуларның тарихи мәдәни байлык икәнлеген белдерде һәм өлкән әдибебезнең иҗатына лаеклы бәя биреп, Шагыйрь белән Дәүләт берлегенең мөһимлеген раслады.

Кызганыч, кичәдә журналистлар да, хәтта каләм тибрәтүче яшьләр дә юк иде.

Алсу ГАЗТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.

Автор фотолары.