Тукай бөек, чөнки ул бөек?

Тукай – бөек шәхес дибез. Аның бөеклеге нәрсәдә соң? Безнең, аның әсәрләре белән үскән балаларның, бу хакта уйлаганы бармы? 19 апрельдә Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге тарафыннан үткәрелгән “XXI гасыр һәм Тукай” дискуссиясендә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе әнә шул иде.

— Тукайның бөеклегенең асылы – аның милләт язмышы белән яшәвендә. Шагыйрьнең дә, милләтнең дә язмышы – трагик. Шуңа күрә дә Тукай – үткәнебезне, хәтта киләчәкне күзаллап, үзенең бәгере аша үткәргән шәхес, – дип сөйләде язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев.

Чыннан да, халкының киләчәге өчен янып яшәгәч, бөек булмый нинди булсын? Әмма шул ук вакытта калган әдипләр, мәсәлән, Гаяз Исхакый шәхесе читтә кала кебек. Болай әйтү дөрес тә түгел, әмма аның да үз халкы өчен башкарган хезмәтләре шактый. Белгәнебезчә, авыр заманда яшәп, кимсетелгән бала кебек, бер почмактан икенче почмакка, бер төрмәдән икенчесенә күчеп йөрергә мәҗбүр булган ул. Ә Тукаебыз революция, Гражданнар сугышы елларында яшәсә, хәлләре ничек булыр иде икән? Хәер, бу сорау хәзер күпләрне кызыксындыра.

— Халык символына әйләнеп, Тукай кешеләрдән ерагайды,– дигән фикер белдерде журналист, музыкант Рәдиф Кашапов. – Ягъни, Тукайны брендка, идолга әйләндерделәр дип тә әйтсәк була. Без барыбыз да аны бөек зат дип әйтәбез, ләкин хәзер урамга чыгып сорасаң, Тукайның иҗатыннан кешеләрнең бар белгәне биш-унбиш шигырь генә булачак.

Бүгенге көндә Тукайга багышлап әсәр иҗат итмәгән шагыйрь, прозаик юктыр. Аның истәлекләренә күп төрле мәкаләләр еш басылып тора. Быел егерме елга сузылган эшчәнлекнең, ниһаять, нәтиҗәсе булды: Тукай истәлекләреннән гыйбарәт ике томлык энциклопедия дөнья күрде. “Китап тиз арада таралып та бетте”, — ди филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев. Аның сүзләренә караганда, әлеге ике томлык хезмәттә әдипнең барлык, ә алар якынча 780гә җитә, әсәренә анализ ясалган һәм хәзерге галимнәр күзлегеннән чыгып характерланган. Биредә 2360 мәкалә тупланган. Авторлар кайбер ачышларга да тап булалар. Мәсәлән, “Исемдә калганнар”да Зиннәтулланы алты баласы белән тол хатын алды дип сурәтләссләр, ә тикшеренү нәтиҗәсендә ул балаларның Зиннәтулланың үзенеке икәне ачыкланган.

Шундый зыялы затлар, төрле карашлы кешеләр җыелган җирдә бәхәстән башка да булмады, әлбәттә. Кызып-кызып үз фикерен шактыйлары белдерде. Миләүшә Хәбетдинова да читтә калмады.

— Түгәрәк өстәл тирәли  ХХ гасырда туганнар утыра, ә минем сүзне безнең артта торган ХХI гасырларга борасым килә. Без аларның кулларына электрон әсбаплар бирдекме? Алар смартфоннан Тукайның шигырьләрен укый, фильмнарын карый алалармы? Бездә системалы эш юк. Ярый, “Шүрәле”не унсигез телгә тәрҗемә иттек ди. Кайда соң ул телләрдә укучылар? Чит илгә баргач, кайсы китап кибетендә Тукайны алып була? Икенче мәсьәлә: Тукай фәнендә эшләүчеләр юк диярлек. Өлкән буын фән кешеләренә кул биреп калырдай яшьләр калмады,– үзенең чыгышында филология фәннәре кандидаты шундый мәсьәләләрне кузгатты. Күпләр аның фикерләре белән килештеләр дә.

Алинә Юнысова