1 июнь- Балаларны яклау көне. Бәйрәм каян килеп чыккан?

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә.

Кешенең язмышы тулысынча аның кулында, диләр. Әмма олы тормышның нинди булуына йогынты ясый торган күп кенә аспектлар балачакның ничек үтүенә бәйле, чөнки бала бу дөньяга тулысынча яклаучысыз һәм ярдәмчесез килә. Бары тик якыннар мәхәббәте сабыйга исән калу гына түгел, ә тормышның барлык шатлыкларын һәм кайгыларын белү мөмкинлеге бирә. Кызганычка каршы, балалар дөньясы мәшәкатьсез түгел. Нәкъ менә балаларның күпкырлы булуы һәм аның актуаль проблемалары сабыйларга багышланган бәйрәмне оештыру өчен сәбәп булды.

Бу бәйрәмнең тарихын беләсезме? Әйдәгез танышып китәбез.

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне  күп илләрдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 1950 елда бәйрәм ителә башлый. Беренче булып балачактагы актуаль проблемалар белән бәйле сораулар 1925 елда Женевада узган Бөтендөнья конференциясендә хатын-кызлар тарафыннан күтәрелә. Гасыр башында җәмәгатьчелекне сукбайлар, ятимнәр, начар медицина хезмәте күрсәтү проблемалары борчый. Әмма бу идея киң җәмәгатьчелектә зур яклау тапмаган.

Балалар иминлеге мәсьәләләре җәмәгатьчелек алдында сугышның соңгы елларында кискен торды. Шуңа күрә 1949 елда хатын-кызлар конгрессы махсус бәйрәм оештыру идеясен кабат тәкъдим итә. Конференциядә планетаның барлык балаларына һәм яшүсмерләренә бәхетле балачак һәм тынычлык өчен көрәшкә бөтен көчне юнәлтү турында бердәм карар кабул ителә.  1950 елда яңа бәйрәм күп кенә илләрдә билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең символикасы.

Бәйрәмнең төп символы — яшел төсле флаг. Анда безнең планета сурәтләнгән. Ул планетада төрле раса һәм милләт балалары фигуралары урнашкан, алар бер-бересенә кул сузганнар. Бу флаг дуслыкны, тынычлыкны символлаштыра.

Бәйрәм үзе шатлык, күңел ачу, бәхет белән бәйләнгән. Һәм, чыннан да, 1 июньдә күп кенә сабыйлар өчен онытылмаслык җылы бәйрәм булып калачак.

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.