Җан авазы

IYHAaSH7o4Q— Эхехей!! Бармы бу урманда берәрсе? – дип кычкырды берәү. Тавышы кайтаваз булып кире кайтты, кайтты, кайтты… Төрки дөнья урманы киң, бөек, иксез-чиксез икән! Бу караңгы чытырманлык уртасында бер-берсенә туган булып яшәгән халыклар, кайсыбер зурраклар — шәһәр, кечерәкләре — авыл булып урнашкан икән. Бу урман тере, үз тормышы белән яши. Монда һәрбер сусыл чирәм бөртеге, һәрбер алсу таңның тыныч авазын ертып узучы бөҗәк мөһим. Ни кызганыч, табигый, монда кайбер кечерәк авыллар бетеп бара, ләкин нәкъ табигатьтәгечә, берни дә эзсез юкка чыкмый. Язгы кар сулары гөрләп елгага, диңгезләргә, океаннарга кушылган кебек, сүзләр җөмләләр бер якка ага да ага. Бу төрки дөнья! Шушы дөньяның урманында биек наратлар, киек җәнлекләр арасында без — качкыннар, уртак төрки кояш, төрки күк астында яшәп ятабыз. Бөтенебез дә төрле, җитмәсә төрки дөньяның төрле җирләреннән килеп җыелган, нәкъ качкыннар инде, Валлахый газыйм, әмма һәрберебезнең максаты бер! Без бу тормышның, шушы төрки дөньяның бер күзәнәге, олуг миханизмның бер тәгәрмәче. Казахстан, Кытай, Төркия, Чувашия, Башкортстан, тагын әллә каян килгән мосафирларны үз итеп шулай бергә яшибез! Бу 10.2-504 төркемнең җан авазы, бер кайтавазы иде…

Зөләйха Камалова

ffqsXU9wBl0