Балалар өчен хәйрия Сабан туе

11 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Просто… Добро» дигән балалар хәйрия Сабан туе үткәреләчәк.

Сабантуенда «Балалар балаларга булыша» дигән хәйрия акциясе оештырыла. Оештыручылар балалар белән бергә артык кием-салым, аяк киемнәрен, гигиена кирәк-яракларын алып килүләрен сорый. Бу әйберләр ятимнәргә һәм аз керемле гаиләләргә биреләчәк.