122 кеше журналист дипломын алды

Казан федераль университетында Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Быел журфакны 180 студент тәмамлаган. 

Югары белем турындагы истәлекле документларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский, «Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Мәдинә Тимерҗанова һәм башкалар тапшырды.

Быел КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен 180 кеше тәмамлаган, алар арасында 141 бакалавр һәм 39 магистр («Журналистика» юнәлеше буенча – 122 кеше, «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлеше буенча – 58 кеше).

Дипломнарны тапшыру тантанасы Казан университетының тарихи беренче физик аудиториясендә узды. Чара алдыннан «Gaudeamus» — студентлар гимны яңгырады.

“Бүген залда әти — әниләр бик күп, иң беренче чиратта аларны котларга телим, чөнки алар кичәге студентларны һәрчак алга бару, яңа үрләргә ирешү өчен һәрчак куәтләп тордылар,» — диде югары мәктәп директоры Леонид Толчинский.

Аннары студентларга һәм аларның әти-әниләренә Парламент башлыгы урынбасары Римма Ратникова мөрәҗәгать итте.

«Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, остазлар, кадерле чыгарылыш курс

студентлары. Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламлим. Искиткеч саннар – 180 диплом, шыгрым тулы зал. Чын күңелдән шушы диплом һәм белгечлек белән тормышта үзегезне табуыгызны телим. Ул бик кирәк һәм тормыш бик тиз үзгәрә, — диде ул. – Сезнең белән искиткеч укытучылар эшләде. Мин имтихан комиссиясе рәисе булдым һәм журналистикага ышанычлы алмаш киләчәген тоям».

Бүген Ләйсән Кадыйрова үзенең көтеп алган дипломын алды. Иң якты хатирәләр итеп ул студентларга багышлануны саный.

«Югары журналистика мәктәбендә укыган елларда үзем өчен чыгарылган төп нәтиҗә — барысын да вакытында эшләргә! Шулай ук мин үзем өчен мөһим нәрсә үзләштердем – һәркем белән уртак тел табарга мөмкин!» ,- дип саный ул.

Ләйсән хәзерге вакытта магистратурада укуын дәвам итү турында карар кабул итмәгән әле. Сүз уңаеннан ул елдан артык Kazanfirst интернет-басмасында эшли.

Аннары чыгарылыш студентларын документ алулары белән котлап Мәдинә Тимерҗанова чыгыш ясады.

«Мин сезне барыгызны да котлыйм! Алга таба җитди чор башлана, сезгә бу тормышта сез уку гына түгел, үз һөнәрегездә белем бирә белүегез турында да расларга туры киләчәк. Журналист — ул иң яхшы һөнәр. Яңалыкларда эшләүче хәбәрченең көн саен иң мөһиме, көн саен әйтер сүзләре бар: яңа затлар, яңа вакыйгалар, яңа белемнәр. Хуш киләсез!» — диде «Яңа Гасыр  ТРК генераль директоры урынбасары.

Шулай ук җәмәгатьчелек һәм гамәли политология белән элемтә кафедрасы мөдире Галина Морозова , Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин да диплом алучыларга котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр.

Галина Морозова укучыларга аягында нык басып торган белгечләр булуларын теләде.

«Иң амбициоз планкалар куясыз, сез сәләтле», — диде ул.

Васил Гарифуллин, үз чиратында, бирелгән дипломнарның барлык инстанцияләргә дә ишек ачкычына әйләнүен теләде.

«Сезнең Казан федераль университеты чыгарылыш укучысы исемен горурлык белән йөртүегезне телим» , — дип нәтиҗә ясады ул.

КФУның бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәге баш мөхәррире, UNIVER TV укыту-гамәли лабораториясе мөдире Ләйсән Абдуллина:

«Шулай ук цех теләктәшлеген саклау да бик мөһим. Әйдәгез, бу хакта онытмыйк. Хезмәттәшләр, бәйрәм белән!»

Магистратураның кызыл дипломын бүген Кытайдан Йосыф Аиша алды.

«Хәзер мин аспирантурага укырга керергә планлаштырам. Аерым алганда, Казан федераль университетын карыйм. Миңа тиешле чакыру килде инде, — дип планнары белән уртаклашты Йосыф. — Мин КФУда белем алу мөмкинлеге булуына бик шат. Монда мин үземне өйдәге кебек хис итәм».

Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.