13.3-502 төркеменнән лайфхак

Студент еллары… Күпме генә зарлансак та, бу бит тормышның иң рәхәт вакыты. Шуңа күрә дә аны күңелле һәм кабатланмас итеп үткәрү зарур.

Менә без дә 13.3-502 төркеме быел КФУның татар журналистикасы юнәлешен тәмамлыйбыз, алла бирса. Шушы дүрт ел эчендә төрле хәлләр булды төркемебездә. Ләкин безне һәрвакыт бердәмлек бәйләп торды. Сессия вакытында гына түгел, гомумән, без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшеп тордык. Бу бик мөһим аспектларның берсе, чөнки, студент тормышы дигәч тә, күз алдына китаплар, лекцияләр, паралардан тыш, тагын бер мөһим әйбер, әлбәттә, дуслык килеп басарга тиеш. Төркем бердәм булганда гына, уңышларга ирешә ала, һәм студент тормышы күңелле һәм истә калырлык булып уза. Шуңа күрә булачак студентларга минем иң беренче киңәшем —  үзара дус һәм тату булырга кирәк. Студент тормышына бер адым шуннан башлана да инде. Безнең төркем белән дә нәкъ шулай булды. Сынау имтиханнары тапшырып йөргәндә танышып, шул көннән үк берләштек. “Вконтакте” социаль челтәрендә үз төркемебезне булдырып, инде укырга кергәнче үк аралашып, дуслашып беттек. Ә иң кызыгы без барыбыз да бюджет урыннарга эләгеп, чынлап торып бер төркем булу бәхетенә ирештек.

Укулар башлангач беренче көннән үк бергә “әбәд” ашарга йөри башладык. 1 нче курста уздырыласы “багышлау” бәйрәмен игълан иткәч, төркемебездә һәрберебезнең дә таланты булуы ачыкланды. Без бик иҗади төркем булып чыктык. Кемдер хорга, кемдер бию түгәрәгенә йөргән кемдер нәфис сүз остасы. Башкаларның идеялары, фантазияләре яхшы, кемдер төрле уен коралларын үзләштерә. Оперативлык, команда белән эшли белү – безнең өчен яңалык түгел иде. Уку башының беренче аенда ук шушы бәйрәмгә күмәк театрләштерелгән номерлар, җырлар өйрәнеп, укытучыларыбызны да таң калдырган идек. Менә шулай башланып китте безнең студент тормышыбыз. Тора-бара инде безнең КФУда, бигрәк тә татар журналистикасында бик күп мәдәни чаралар, төрле очрашулар уза башлады.

Без рәхәтләнеп бу чараларда актив катнаша башладык. Бию дисеңме, шигырь сөйләү, бәйрәмне алып бару – болар барсы да безнең төркемгә хас әйберләр булып чыкты. Безнең төркемебезнең җырчы сандугачы Фәнүзә Сираҗиева “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашып, беренче урынга лаек булды. Бу чарада да без төркемебез белән катнаштык, Фәнүзә өчен җан аттык. Шулай ук искиткеч талантлы кызыбыз Илсинә Тимерова “Татар Кызы” конкурсында катнашып, “Иң Ихлас Кыз” номинациясендә җиңеп чыкты, “Яз Гүзәле” конкурсында беренче урынны яулады. Һәм без барыбызда бу чараларда аның белән бергә булдык. Бу безнең төркемебез өчен зур бәйрәмнәр иде. Ә Лилия Туктарова “Ел Студенты”нда катнашып, үзен сынады. Без аның белән шулай ук горурланабыз!

2 нче курсның ярты еллыгыннан соң безнең төркемебезгә искиткеч мөлаем, акыллы, тырыш Башкортстан кызы – Диана Садретдинова кушылды. Без аны беренче көннән үк җылы кабул иттек, әйтерсең лә ул инде безнең белән уку башыннан ук таныш кебек иде. Шулай итеп без 11 тату студент булдык. Һәм бүгенге көнгә кадәр шушы ампулабызны югалтмыйча алга атлыйбыз.

Төркемебездә журналистика өлкәсендә үз урынын тапкан студентларыбыз бихисап, күбебезнең инде эш урыны бар. Газета – журнал, телевидение, радио өлкәсендә үзен сынап караган төркемдәшләребез дә бик күп. Алда безне әле имтиханнар, диплом яклау мизгелләре көтә. Шулай ук бердәм рухта бу эшләрне дә ерып чыгырбыз, алла бирса. Һәм инде көтеп алган, шатлыклы көнебез — чыгарылыш кичәсен матур, онытылмас, үзенчәлекле итеп үткәрергә ниятләп торабыз. Уңышлар безгә, 13.3-502 🙂

Ә инде үзебезнең төркемнән чыгып, сезгә бер “лайфхак”. “Параларны калдырмаска, тырышып укырга” дигән сүзләрне сезгә һәркем әйтер. Моны инде аңлатып тормасаң да, көн кебек ачык. Ә менә безнең сезгә беренче курстан ук үзегезне практик яктан чарлагыз дип әйтәсебез килә. Журналистикада бу бигрәк тә мөһим. Башка профессияләрдә дә практиканың роле зурдыр дип уйлыйм. Үзегезне 4 нче курсны тәмамлаганда кем булачагыгызны күз аллагыз дип әйтмим, әлбәттә. Күңелегезгә якын булган барлык өлкәләрдә дә үзегезне сынап карарга тырышыгыз. Шул вакытта гына “әйе, бу минеке” дип әйтә алачаксыз. Нәкъ безнең төркем кебек. Һәм, әлбәттә, сәнгать өлкәсеннән аерылмагыз, актив булыгыз!