14000 урын караласы бар…

Укулар башланырга санаулы көннәр калды һәм бик тиздән Казан федераль университеты беренче курслар өчен зур мөмкинлекләр һәм онытылмаслык студент еллары ишеген ачачак, бик теләп өлкән сыйныф укучыларын кабул итәчәк.  

Аудитория һәм лабораторияләрнең тәҗрибәләр үткәрү өчен әзер, студент билетларының тапшырылган булуы, кичәге укучыларның университет тормышына тиз ияләшеп китүе, ә читтән килеп белем эстәүчеләрнең тулай торакларга урнашып бетүе бик мөһим.

КФУ студентларының Беренчел профсоюз оешмасы инициативасы белән шушы көннәрдә университет тулай торакларының торышын тикшерә торган махсус комиссия төзелгән. Инде 24 нче августтан студентларны тулай торакка урнаштыру башланачак.

16 нчы августта комиссяинең якынча 100 әгъзасы Универсиада авылы корпусларын йөреп чыктылар. Алар барлык торак бүлмәләрен, аларның җиһазлар белән тәэмин ителешен, электр куркынычсызлыгын һәм янгынга каршы тору системаларын бәяләделәр, янгын сүндерү сигнализациясенең, видеокүзәтү системасының, яктылык җиһазларының, душ кабаинкаларының һәм краннарының һәм башка бик күп әйберләрнең эшләвен тикшерделәр. Мөстәкыйль әзерләнү һәм мәдәни-спорт чараларын үткәрү, студент үзидарәсе органнарының өчен махсус урыннар булу да игътибарсыз калмада. Комиссия әгъзалары өчен һәр кимчелекне махсус бланкларда күрсәтү мөһим иде. 17, 18 нче август көннәрендә комиссия үз эшен Студентлар шәһәрчегендә дәвам итте.

КФУ студентлар профкомы рәисе Юлия Виноградова әйтүенчә, быел барлыгы 14000 урынны карап чыгарга кирәк. Мондый тикшеренүләрне үткәргәндә студентларның иҗтимагый оешмалары аеруча да инициатива күрсәтергә тиешләр.

Студентларның иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре КФУ ректоры Илшат Гафуровка 8,9 нчы тулай торакта үткән капиталь ремонт һәм 1, 5, 3, 6 нчы тулай торакларда үткәрелгән ремонт эшләре, уку һәм яшәү өчен уңай шартлар тудырганга рәхмәтләрен белдерәләр.