15 майда КФУда «Кабул итү кампаниясе — 2020» буенча турыдан-туры эфир оештырыла

Абитуриентларның сорауларына Уку-укыту эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский һәм Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров җавап бирәчәк.

Казан федераль университетында 2020 елда кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир оештырыла. Чара 15 майда 14:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) берьюлы берничә онлайн-платформада узачак.

Агымдагы елда КФУда кабул итү кампаниясе беренче чиратта КФУның  «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәре кебек дистанцион технологияләрне максималь кулланып оештырылачак.

Онлайн-кабул итү үзенчәлекләре турында Уку-укыту эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский, Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров сөйләячәк һәм абитуриентларның, ата-аналарның барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта узачак: КФУ, UNUVER TV сайтында, шулай ук «ВКонтакте» һәм YouTube битләрендә. Социаль челтәр һәм видеохостинг чатларында сораулар бирергә мөмкин булачак.

Турыдан-туры эфирда 2020 елда КФУга укырга керү буенча иң кызыклы сорауларга җаваплар әйтеләчәк: теркәлү һәм «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәреннән куллану, документларны электрон тапшыру, керү сынауларын дистанцион тапшыру, шулай ук чит ил гражданнарын кабул итү үзенчәлекләре.

Автор: КФУның Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов