Химия буенча бөтенрусия олимпиадасының җиңүчесе, физика буенча бөтенрусия олимпиадасының катнашучысы, Химия өлкәсендә Халыкара олимпиаданың алтын медаль иясе. Бу казанышларга ирешкән якташыбызга әле нибары 16 гына яшь! Сүз Казан (Идел буе) федераль университеты Химия институтының 1 нче курс студенты Булат Курамшин турында.
Булат Казан шәһәренең 131нче номерлы мәктәбендә белем алган. Аның фән дөньясы белән мавыгып китүе мәктәптәге химия укытучылары Әлфия Хәбибуллина һәм Әлфия Сафонованың дәресләреннән башлана. Химиягә кызыксыну тууы турында Булат үзе болай дип сөйли:
— Химияне мәктәптә 8нче сыйныфта гына укыта башлыйлар. Моңарчы әлеге фән белән таныш түгел идем. Химиягә кызыксынуны укытучыларым уятты.
Фәнне 4 ел вакыт дәвамында гына өйрәнүенә карамастан, инде әйтелгәнчә, Булат шактый зур уңышларга ия булды. Иң югары казаныш ул, әлбәттә, Халыкара олимпиадада алдынгылар рәтендә булу. Мондый уңыш җиңел бирелми, билгеле.
— Шуны аңларга кирәк: олимпиада катнашучысы ул үзе үзен үстерә. Укытучы – фәндә бала өчен этәргеч, аңа фән дөньясына юл күрсәтүче булырга тиеш, калганы исә укучының үзеннән тора. Һәм олимпиадаларга әзерләнгәндә, гомумән фән белән шөгыльләнгән очракта, укытучы ярдәме 40% тәшкил итә, 50% ул — баланың үз кызыксынуы, өстәмә рәвештә мөстәкыйль белем алуы. Калган 10сы инде башка факторлар: сәләт, мөмкинлек, кемдер университетта өстәмә белем ала һ.б.
Халыкара химия буенча олимпиадада әзме-күпме 73 илдән 290 кеше катнашкан! Шулар арасында 14нче булу яшь укучы өчен гаять зур вакыйга. Әмма җиңүгә илтә торган юлда каршылыклар да очрамый калмый.
— Олимпиадада бары тик мәктәп укучылары гына катнашты. Ләкин моның башка ягы бар: Бөекбритания мәктәпләрендә 13 ел укыйлар, Аурупада — 12, Япониядә — 13. Билгели ки, беренчедән, катнашучыларның яшь арасы төрле иде, икенчедән, химияне өйрәнүдә дә тәҗрибә аерыла. Шунлыктан, конкуренция дә көчле булды. Бигрәк тә Кытайдан килгәннәр зур көндәшлек тудырдылар. Аларның кайберләрен уза алсак та, күпчелеге өстен булып, югарырак урыннар яулады.
Булатны югары уку йортында инде мәктәптә укыган чагыннан ук белгәннәр. Ул үзе дә университетның фәнни мөмкинлекләре белән таныш. Булат фикеренчә, соңгы елларда Казан университетында фәнне үстерү өчен шартлар шактый гына уңай якка үзгәргән: «Элек лабораторияләр бик үк югары дәрәҗәдә түгел иде. Бүген исә институтта яңа корпус ачтылар, ул яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Әлегә лабораторияләр анда эшләүгә тулысынча эзер дип әйтеп булмый, ләкин киләчәктә мондый мөмкинлек туачак дип өмет итәм», — ди ул.
Химия өлкәсендә беренче адымнарын ясаучыны фәннең кайсы юнәлешләре кызыксындыра икән?
— Мине һәрвакытта физик химия һәм органик булмаган химия өлкәләре кызыксындырды. Минемчә, химия фәненең әлеге юнәлешләре төгәлрәк, һәм алар химия белән түгел, ә бәлки күбрәк физика һәм математика белән бәйле. Ягъни мине катнаш фәннәр юнәлешендә эшләү җәлеп итә.
Яшь булуына карамастан, инде фәнгә юл ачкан егетнең үз киләчәге турында әлегә төгәл күзаллаулары юк. Тулысынча фәнгә бирелү хакында да әлегә икеләнеп сөйли.
— Фәнгә кагылышлы хыялларым бар дип әлегә әйтә алмыйм, чөнки әле 1нче курс студенты гынамын. Шулай да тормышымны фән белән бәйләргә телим. Киләчәктә үземне Казан университетының фәнни хезмәткәре буларак күрәм. Һәм, әлбәттә, укыту эшчәнлеген дә алып барырмын дип уйлыйм.
Фәннне үз иткән Булатка уңышлар теләп калабыз. Егетнең сәләте, тырышлыгы аны яңа үрләргә алып менсен! Кем белә, бәлки киләчәктә Булатны Нобель премиясе лауреатлары рәтендә дә күрергә насыйп булыр!
Эльвира Зиннәтуллина