2 институт берләшеп виртуаль реальлек турында лекцияләр укыды

Казан федераль университетының ИТИС Югары мәктәбе Социаль-фәлсәфи һәннәр һәм гаммәви коммуникация институты белән берлектә «Философия. AR/VR. Игры. Взболтать, а не смешивать» дигән лекцияләр сериясе үткәрде. 5 көн дәвамында 2 институт хезмәткәрләре һәм мөгаллимнәре виртуаль һәм тулыландырырлган реальлек белән бәйле темаларга лекцияләр укыдылар. Лекцияләрнең видеоязмалары ИТИСның «ВКонтакте»дагы төркемендә булачак. Быел ИТИС яңа магистратура профилен ачып җибәрде. Аның турында әлеге сылтама буенча күбрәк һәм тулырак белергә мөмкин.