2017 елның иң популяр җырлары билгеле булды

«ВКонтакте» социаль челтәре 2017 елда иң күп тыңланган җырлар исемлеген тәкъдим итте. Бу исемлек «VK Music Awards» премиясе кысаларында яңгырады. Премиянең онлайн-трансляциясенең алып баручысы Павел Воля, продюсеры Тимур Бекмамбетов иде.

Исемлекнең беренче урынын бөтен “үтүктән” дә яңгыраган Элджей белән Fedukның «Розовое вино» җыры яулаган. Топ-30га T-Fest белән Скриптонитның «Ламбада», MiyaGi & Эндшпильның «Половина моя», «Грибы»ның «Тает лед», Егор Кридның «Потрачу», Luis Fonsiның «Despacito»сы да кергән.

Премиядән соң җиңүчеләрнең «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге шәхси битләрендә «VK Music Awards җиңүчесе» дигән язу эленде.

Айсылу Хафизова
«Татар-информ»