2020 елларга барлыкка киләчәк һәм юкка чыгачак 6 һөнәр

Businessman, builder, nurse, architect. Isolated over white background

Иске һөнәрләргә алмашка кызыклы һәм кирәкле һөнәрләр килә. Әмма актив модернизацияләү һөнәрләрнең берничәсен гамәлдән чыгаруга китерә, һәм бу үсеш юнәлеше белән берни дә эшләп булмый, дип ышандыра экспертлар.

Яңа һөнәрләр:

1.Челтәрдәге табиб.
Әлбәттә, безнең өчен иң әһәмиятлесе – сәламәтлек, әмма шифаханәгә барып кайту безнең алтын бәясендә йөргән күп вакытыбызны ала. Кайсыбыз өйдән чыкмыйча гына табиб консультациясен алу турында хыялланмый икән? Алдагы унеллык перспективасында әлеге хыяллар чынга ашыр төсле – чирләргә диагнозлар кую һәм аларны булдырмый калу онлайн-режим барышында мөмкин булачак. Челтәрдәге табибларны 2020 елларда ук гаммәви дистанцион-диспансеризацияләү эшчәнлегенә җәлеп итәчәкләр.
2.Виртуаль адвокат(яклаучы).
Ул читтән торып юридик эшләрне алып бару белән шөгыльләнәчәк, шул исәптән адвокат үзе торган дәүләткә бәйсез рәвештә, эш нинди илдә алып барылса, шуның законнары нигезендә хәл итәчәк.
3.Гаилә траекториясе үсешен эшләүче. Гаилә тарихын өйрәнүче, гаилә траекториясе үсешен эшләүчеләр туганнарга аларның көчле һәм йомшак якларын ачыкларга, уртак максатларны билгеләргә һәм уртак эшне формалаштыруга ярдәм итәләр.

2020 елларга юкка чыгачак һөнәрләр:

4. Китапханәче, эш кәгазьләрен тутыручы (документовед), архивариус кебек һөнәрләр инде бик тиздән дөньяның теләсә кайсы нокталарыннан кулланучыларга тәүлек дәвамында теләсә нинди мәгълүмат алырга мөмкинлек биргән интернет-тапшыруларының тиз үсеше нәтиҗәсендә гамәлдән чыгачаклар.
5. Копирайтер
2020 еллардан соң копитайтерлар саны күп санда булмаячак–белгечләр, текст материалларының төрле нигезләренә(манифестлар, фәнни әдәбият, матур әдәбият һ.б.) тоташтырылган заманча компьютер программалары билгеле жанрларда мәкаләләр эшләргә сәләтле, дип саныйлар.
6. Стенографист/расшифровщик (шифр ачучы)
Тавышны тану һәм сөйләм телен текст рәвешенэ үзгәртүгә корылган заманча технологияләр бугенге көндә үк актив кулланылалар. Экспертлар бәяләмәсе буенча, алдагы өч ел дәвамында мондый системаларның үсеше нәтиҗәсендә тавышны тану программаларын куллану тулысы белән стенографистлар хезмәтен алмаштыруга китерәчәк.

Разиля Арсланова